Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шәһәр транспортында юл йөрү бәяләре артты

Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында юл бәяләре артты. Бу карарны Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты чыгарган.«Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң югары т...

Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында юл бәяләре артты. Бу карарны Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты чыгарган.05611
«Әлеге карарның 1 пунктында билгеләнгән иң югары тарифлар карар үз көченә кергәч гамәлдә була. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керә», — диелә документта.
Әлмәттә автобуста яки троллейбуста бер билет 25 сум булачак, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә — 20 сум булачак. Түбән Камада һәм Чаллыда трамвайда һәм автобуста юл бәясе 25 сумга кадәр артты, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә — 20 сум булачак.
Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада бәяләр артканчы җәмәгать транспортында йөрү 22 сум иде.
 
Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar/news/society/22-10-2020/challyda-t-b-n-kamada-m-lm-tt-sh-r-transportynda-yul-y-r-b-yal-re-artty-5780430

Комментарийлар