Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Татар яшьләре форумы уздырыла

14 апрель көнне Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы уздырыла.Ул, ТР Президентының "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турында"гы Указын, "2016-2018 елларга Чалл...

14 апрель көнне Чаллының "Нур" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумы уздырыла.
11_4_2
Ул, ТР Президентының "Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турында"гы Указын, "2016-2018 елларга Чаллы шәһәрендә милли сәясәт муниципаль программасын тормышка ашыру" максатында, оештырылган.
Татар яшьләре форумы татар телендә үткәрелә. Чараны, Чаллы каласы башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән, "Мизгел" милли мәдәният клубы оештыра.
Форумда шәһәрнең өлкән сыйныф укучылары, шулай ук һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортлары студентлары катнаша. Чара татар халкының милли үзенчәлекләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу, шулай ук яшьләрнең игътибарын татар телен һәм милли кыйммәтләренә ярдәм итү, популярлаштыру һәм үстерүгә җәлеп итү максаты белән үткәрелә.
Катнашучылар өчен "Социаль челтәрләрдә татар теленең актуальлеге" темасына түгәрәк өстәл узачак, төрле остаз дәресләре оештырылачак.
Форум кысаларында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган интеллектуаль уен да була.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар