Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уза

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин килде. Аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәламләде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.Беренче эш итеп ул "Әкият" һәм "Авылкай" кече мәйданнар...

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин килде.
pesoshin_21
Аны Чаллы мэры Наил Мәһдиев сәламләде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
Беренче эш итеп ул "Әкият" һәм "Авылкай" кече мәйданнары буенча экскурсия үткәрде. Монда төрле кызыклы күңел-ачу программалары, интерактив зоналар тәкъдим ителгән. "Әкият" һәм "Авылкай" икенче ел рәттән оештырыла, узган ел әлеге мәйданнар шәһәр халкында зур кызыксыну уяткан иде. Күпчелеге печән кибәне, хайваннар, элеккеге татар йортларының җиһазлары янында фотога төштеләр.
5b2e18c2268ca
5b2e18c884419
Авыл стилендәге мәйданда бәйрәм кунаклары татар йорты җиһазлары, балчыктан савыт-саба ясау һәм татарча чәй әзерләү традицияләре белән таныша алды.
Шунда ук чүлмәк ясау, чигү, агачта кисеп бизәкләр ясау һәм тәңкә сугу буенча оста-класслар оештырылган.
«Тере традиция» декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге халык һөнәрчелеге һәм декоратив кул эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим итә, ошаган сувенирларны сатып алырга мөмкин.
nis53hccqka
Мәйданчыкларда балалар өчен уеннар оештырылды.
Сабан туе  "Милли бизәкләр" театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте.
qjqnplxogtk
j5im2yrnwf0
b0cxyvabdye
qrgohzcuzmi
mv4stchjqpw
Көрәштән соң эстрада йолдызлары концерты башлана, соңыннан бер сәгать буе, салютка кадәр Элвин Грей чыгыш көтелә.
 
 
Фотолар: http://nabchelny.ru/, maydan.tatar
 

Комментарийлар