Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда ТАССРның 100 еллыгына багышланган шигърият кичәсе узды

21 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 6 номерлы балалар бакчасында  ТАССР ның 100 еллыгына багышланган  “Минем Татарстаным” исемле  шигырь бәйгесе узды. Чара Комсомол районы администрациясе тарафыннан оеш...

21 сентябрь көнне Чаллы шәһәренең 6 номерлы балалар бакчасында  ТАССР ның 100 еллыгына багышланган  “Минем Татарстаным” исемле  шигырь бәйгесе узды.
IMG_20160921_090253
Чара Комсомол районы администрациясе тарафыннан оештырылды һәм анда төрле бакчалардан мәктәпкәчә яшьтәге балалар көч сынашты. Катнашучылар: башкару осталыгы, актерлык сәләте, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына, костюмнарына карап бәяләнде.
Бәйгедә туган җир, республикабызга багышланган бик матур шигырьләр яңгырады. Балаларның сәнгатьле итеп сөйләүләре, күңел кылларын җилкендереп җибәрүче аһәңле тавышлары тамашачыны сокландырды. Кичә ахырында барлык катнашучыларны Комсомол районы администрациясенең мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге хезмәткәре Любовь Соколова котлады һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Нәтиҗәдә, беренче урынга – 4 нче номерлы “Веселинка” балалар бакчасыннан Илүсә Андерьянова лаек булды. Икенче урынны 107 нче номерлы “Салават күпере” балалар бакчасыннан Нурия Сәләхова һәм 6 нчы номерлы “Незабудка”  балалар бакчасыннан  Әмир Сөнгатов яуладылар.  Өченче урынны 5  номерлы балалар бакчасыннан Я.Жигалова, 2  номерлы балалар бакчасыннан Ф.Гатин һәм 58 номерлы бакчадан А.Галимуллин бүлеште. Катнашучылар барысы да татлы күчтәнәч һәм дипломнар белән бүләкләнделәр, кичә бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.
IMG_20160921_095549
 
IMG_20160921_095331
 
IMG_20160921_095223

Комментарийлар