Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Шигъри тәлгәшләр" дип исемләнгән шигырь марафоны узды

Бөтендөнья шигърият көнне кысаларында, 2018 елның 21 мартында, шәһәрдәшләребез «Шигъри тәлгәшләр» шигырь марафонында катнашты. Чаллы дәүләт педагогия университетыӘлеге чара 13 нче китапханә тарафынна...

Бөтендөнья шигърият көнне кысаларында, 2018 елның 21 мартында, шәһәрдәшләребез «Шигъри тәлгәшләр» шигырь марафонында катнашты.
gosudarstvennyj-pedagogicheskij-universitet Чаллы дәүләт педагогия университеты
Әлеге чара 13 нче китапханә тарафыннан оештырылды.
Марафонда теләге булган һәм шигъриятне сөйгән һәр кеше яраткан шагыйрьләренең мәхәббәт, дуслык, табигать гүзәллеге, тормыш һәм фәлсәфә турында шигырьләрен укыды. Шигырьләр рус, татар, чуваш, мари, таджик телләрендә яңгырады. Шигырьләр барысы да эчтәлекле, рифмалы, матур яңгырашлы.
Шигырь кеше холкына хас булган сабырлык, миһербанлык, күңел сафлыгы кебек сыйфатларны тәрбияләргә омтыла, гүзәллек алдында баш ияргә чакыра. Шул рәвешле, марафонда катнашучылар шигърият – тылсымлы дөнья, аның чикләре юк һәм шигырьләрне тыңлау күңелгә рәхәтлек бирә дигән нәтиҗә ясады. Әйе, чынлап та, шигырь – күңел халәте. Шигырь бары тик саф күңелләрдә генә туа һәм шагыйрьләрнең хезмәтләрен бәяләве җиңел түгел.
Марафон шәһәребез урамнарында, уку йортларында һәм китапханәдә узды. Чарада иң актив катнашучылар Чаллы Дәүләт педагогия университеты һәм педагогия колледжы студентлары һәм укытучылары булды.
pedagogicheskij-kolledzh Чаллы дәүләт педагогия көллияте
 
sosh33 Чаллының 33 нче гомумбелем бирү мәктәбе
 
biblioteka-bulvar-yashlek Китапханә - Яшьлек бульвары

13 нче китапханә җитәкчесе В.С. Ибраһимова

 
 

Комментарийлар