Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган чара уздырды

Чаллының 12 нче санлы татар китапханәсендә язучы Разил Вәлиевның юбилее уңаеннан укучылар белән очрашу кичәсе үтте. Кичәне алып бару шәһәр педагогия көллияте студентларына йөкләнгән иде. Студент кызла...

Чаллының 12 нче санлы татар китапханәсендә язучы Разил Вәлиевның юбилее уңаеннан укучылар белән очрашу кичәсе үтте.
Кичәне алып бару шәһәр педагогия көллияте студентларына йөкләнгән иде. Студент кызлар беркадәр Разил Вәлиев хезмәтләре турында бәян иткәч, сүзне язучы Рәшит Бәшәргә бирәләр.
img_0732_m
Рәшит Бәшәр беренче итеп 1968 елда Камал театры бинасында барган корылтай вакытында татар яшьләре тарафыннан листовкалар тарату вакыйгаларын искә алды. “Бу эштә читтән генә булса да мин дә катнаштым. Листовкалар ыргытылачагын белә идек. Татар яшьләре журналы чыгару кирәклеге, башка милли таләпләр күтәрелгән иде бу листовкаларда. Менә шуларны халыкка Разил, Зөлфәт һәм Мирза яудырды. Залда шундук кара кәчтүмле кешеләр торып, дүрт-биш КГБ хезмәткәре иде алар, рәтләр буенча йөреп Разиллар тараткан листовкаларны җыеп йөрделәр. Ул листовкаларны кемнәрдер яшереп кенә кесәләренә дә салды. Ләкин КГБ хезмәткәрләре һәр кеше янына килеп, “кесәңдәге листовкаларны да чыгар”, дигән таләп куйдылар. Разил Вәлиев ул чакта Мәскәүдә әдәбият институтында укый иде, шуннан кайтып баш күтәрде, яшь чактан ук милли рух өчен, милләт өчен көрәшә башлаган шәхес иде”, - дип билгеләде Рәшит Бәшәр. Ул шулай ук үз чыгышында татарның үз горурлыгын югалта баруына, туган теле өчен көрәшне туктатуына да борчылу белдерде. “Милли мәктәпләргә каршы куелган 309 нчы канунны кабул итүгә каршылык чаралары булмады. БДИны урысча гына тапшыруга да ни милләт, ни дәүләт каршылык күрсәтә алмады”, – диде язучы үз чыгышында. Рәшит Бәшәр сөенечле яңалык та ишеткән. Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов тырышлыгы белән милли республикаларда БДИны ана телендә тапшырырга мөмкин булачак икән. “Монда да Разил Вәлиев эшчәнлеге ярылып ята”, – ди Р. Бәшәр.
Әлеге чарада катнашкан Галимҗан Зарипов шул чорларда Чаллы шурасы депутаты иде. Шәһәрдә милли мәсьәләләр комитетын да җитәкләде. “Разил Вәлиевның листовкалар таратуда катнашуын беләм. Аның белән 90 нчы еллардан депутатлар буларак очрашып тодык. Ул чорларда Чаллылар Казанга дистәләгән автобусларда барды. Постларында торучы милиция хезмәткәрләре шушы автобусларда баручыларга Чаллыны чыкканда, Мамадыш күперендә, Казанга җиткәндә честь биреп калалар иде. Разил әфәнде бу елларда да күп эшләде”, – дип искә алды Галимҗан Зарипов.
Шушында ук Чаллы шәһәре депутаты Рузил Мингалимов: “Разил абый эшен өйрәнеп, аны дәвам итәбез”, – дип белдерде.
Шунысын да искәртик, бердәнбер татар китапханәсендә узган әлеге чарада Разил әфәнде Вәлиев үзе катнашмады. Аның юбилее Чаллыда, март ае азакларында иң зур мәдәният йортында билгеләп үтеләчәк.
img_0741_m
img_0744_m
img_0734_m
Автор фотолары.

Комментарийлар