Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «Пар канат» бәйгесе узды

Гашыйклар көненә багышланган «Пар канат» конкурсы Һади Такташның «Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», дигән шигъри юллары белән башланып китте. Фото http://www.tatar-inform....

Гашыйклар көненә багышланган «Пар канат» конкурсы Һади Такташның «Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта», дигән шигъри юллары белән башланып китте.
Фото http://www.tatar-inform.ru Фото http://www.tatar-inform.ru
Бу бәйгене «Нур» яшьләр үзәге, Тукай районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге һәм «Мизгел» милли-мәдәни клубы үткәрде.Чараның төп максаты – парларның киләчәктә гаилә коруларына әзерлеген тикшерү һәм әдәплелектә, ныклыкта, зирәклектә көч сынаштырып, иң гүзәл парны сайлап алу иде.
Иң мәхәббәтле парларны билгеләүдә Яр Чаллы шәһәре СПИДка каршы көрәш үзәгенең медицина психологы Галия Кашапова, Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина, Татарстан Дәүләт радиосының баш мөхәррире, «Күңел» радиосының алып баручысы Илнар Хәмәдиев, «Пар канатлар» тапшыруының мөхәррире һәм алып баручысы Рәзин Нуруллин катнашты.
Мондый бәйге тәүге тапкыр үткәрелүгә карамастан, гашыйк парлар осталыкларын күрсәтә алдылар, сәхнәдә үзләрен иркен тоттылар.
Илназ Нуриев һәм Гөлназ Нурмеева пары "Иң сөйкемле пар" номинациясендә җиңде.
Рузил Хурмаев һәм Раилә Солтанова "Иң шаян пар" исемен алдылар. Ә иң иҗади пар Илназ Мәҗитов һәм Эльвира Уразаева булды. «Иң итагатьле пар» номинациясендә Илнур Сәетгалиев һәм Динара Ахмеева иң яхшылары иде.
Илмир Гарфетдинов һәм Ләйсән Әглиева – "Иң хыялый пар", Шамил Харисов һәм Эльза Гизетдинова "Иң тырыш пар"исемен алдылар.
Бәйгенең төп җиңүчесе исемен Артем Сәфәргалин һәм Ильвира Гомәрова яулады.
Катнашучыларның барысына да дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
 

Комментарийлар