Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе»дә автокаланың Яңа ел чараларын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән предприятиеләренә, оешмаларына һәм учреждениеләренә рәхмәт белдерде, дип яза мэриянең м...

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе»дә автокаланың Яңа ел чараларын әзерләүгә һәм уздыруга зур өлеш керткән предприятиеләренә, оешмаларына һәм учреждениеләренә рәхмәт белдерде, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.
nagr
Шәһәр башлыгы иң яхшы Яңа ел бизәлеше бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Алар арасында «Челтәр компаниясе» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы, «Чаллы электр челтәрләре», «Кориб», «Горсвет», «Чаллы икмәге»,«Татэнерго» «Чаллы җылылык челтәрләре», Татэнерго «Чаллы җылылык электр станцияләре», «Жилкомсервис», «Тулпар» предприятиеләре һәм оешмалары бар.
Шулай ук Наил Мәһдиев Яңа ел каникуллары вакытында хокук саклау органнарының эшен уңай бәяләде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр иткәнчә, бәйрәм көннәрендә шәһәр мәктәпләре укучылары тарафыннан хокук бозулар кылынмаган, алкоголь белән агулану очраклары, укучылар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре булмаган.
«Бу бик зур, алыштыргысыз, әмма барлык хокук саклау блогының бик мөһим һәм кирәкле эше. Кешеләр, балалар күпләп җыела торган урыннарны, беренче чиратта контрольдә тота алдык», - дип билгеләде шәһәр мэры.
Яңа ел чараларын оештыруда һәм үткәрүдә мәгариф һәм яшьләр эшләре, мәдәният һәм спорт идарәсенең иҗат коллективлары катнашты. Барлыгы 485 чара үткәрелгән, анда 225 меңнән артык кеше катнашкан.
 
Фото: http://nabchelny.ru

Комментарийлар