Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда икенчел чималны аерым җыя торган беренче контейнерлар урнаштырыла

21 ноябрь көнне Чаллы шәһәрендә икенчел чималны аерым бүлекләргә җыя торган контейнерлар куячаклар. Алар ярдәмендә чүп чыгару хезмәте өчен түләүләрне киметергә мөмкин булачак.Әлегә контейнерларны 44 н...

21 ноябрь көнне Чаллы шәһәрендә икенчел чималны аерым бүлекләргә җыя торган контейнерлар куячаклар. Алар ярдәмендә чүп чыгару хезмәте өчен түләүләрне киметергә мөмкин булачак.
Әлегә контейнерларны 44 нче мәктәп һәм 17А/8, 17А/9 йортлары янында куялар. Анда аерым-аерым макулатура, пластик һәм металл чималны салып була.
«Чүплеккә эләккән бу икенчел чимал озак череп яту сәбәпле, экологиябезгә начар тәэсир итә. Мондый контейнерлар белән шәһәребезнең барлык микрорайоннарын тәэмин итәргә иде. Шулай ук безнең хезмәткәрләр икенчел чималны организацияләрдән, торак йортлардан үзләре килеп алырга әзер»,  - диде  “Проминдустрия” ҖЧҖ директоры Николай Атласов.
“Бумажников” микрорайонында бу контейнерны куйган көнне макулатура алып килгән һәр чаллылыга Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты продукциясе биреләчәк.
23912411dda91aa81a517eee35f03567 Фото http://kazanfirst.ru сайтыннан алынды

Комментарийлар