Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда һималай аюы барлыкка килде

Чаллының экология музеенда һималай аюының карачкысы һәм тагын ун яңа экспонат барлыкка килде, дип яза "Челнинские известия" басмасы.Һималай "аюын" сатып алу өчен 40 мең сум күләмендә шәһәрнең башкарма...

Чаллының экология музеенда һималай аюының карачкысы һәм тагын ун яңа экспонат барлыкка килде, дип яза "Челнинские известия" басмасы.
Һималай "аюын" сатып алу өчен 40 мең сум күләмендә шәһәрнең башкарма комитеты акча күчерде, ә башка экспонатларны - селәүсен, бүре һәм кош карачкыларын - музей республика гранты акчасына сатып алды. Бу күптән көтелгән экспонатлар, чөнки хезмәткәрләр 2000 елдан бирле инде күрсәтмә әсбапларсыз эшли иде.
"Аю карачкысы - бигрәк тә сирәк һәм кыйммәтле экспонат. Һималай аюлары Ерак Көнчыгышта яшиләр, безнең якларда алар юк, - дип сөйли музейның өлкән фәнни хезмәткәре Роза Ачамова. - Без Чаллының Яңа шәһәрендәге бердәнбер музее, безгә  кешеләр күп йөри".
Кош һәм хайваннарның карачкыларын җирле таксидермистлар ясаган. Музейда барлыгы 11 мең экспонат бар.
"Без музейны үзебез оештырган экспедицияләр ярдәмендә баетабыз. Узган ел, мәсәлән, Ульяновск өлкәсендә Иделнең уңъяк ярында булдык. Анда уникаль экспонат - борынгы  башаяклы моллюскларга тап булдык: аммонит һәм белемнит, шулай ук кызыклы симбирцит минералы", - ди Роза Ачамова.
Кызганыч, музейның мәйданы кечкенәрәк булу сәбәпле, материалларының барысы да күргәзмәдә тора алмый.
xbzva-w3jg4
Фото: https://vk.com/id384274419
 

Комментарийлар