Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда депутат ярдәмчесе автомобиленә беркетелгән белдерү аша тормыш иптәше эзли

Чаллы рестораторы, депутат ярдәмчесе һәм Тукай районы сайлау комиссиясе әгъзасы Артур Пименов гадәти булмаган ысул белән хыялында йөрткән хатын-кызны табарга булган. Фото: vk.com/chelvk, личный фотоар...

Чаллы рестораторы, депутат ярдәмчесе һәм Тукай районы сайлау комиссиясе әгъзасы Артур Пименов гадәти булмаган ысул белән хыялында йөрткән хатын-кызны табарга булган.
f9f088f3f43a288aa0ba7ed8ca662996 Фото: vk.com/chelvk, личный фотоархив Артура Пименова
Ул машинасының арткы тәрәзәсенә танышу турында белдерү беркеткән, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
"Күптән түгел 7 ел очрашып йөргән кызым белән аерылыштык, - дип сөйли 32 яшьлек чаллылы. - Мин бик актив тормыш  рәвеше алып барам, эш аркасында танышулар өчен вакыт калмый. Шуңа күрә мин шундый ысул белән шәхси тормышымны җайга салырга уйладым".
Үзенең әлеге креатив идеясе турында Артур: "Бик күп позитив хисләр алам, автомобильдә барганда сигнал бирәләр, кызлар куып җитеп, мине күзәтә, кул болгый. Әлеге белдерүне беркетеп, шәһәребездә әле үз ярын тапмаган, минем кебек үк мәхәббәт, гаилә кору турында хыялланучы кешеләр күп икәнлеген аңладым", - ди.
1fedd2464aba3fced35fe59e07ff2f84
Артур өчен кызларның тәртипле, яхшы гаиләдә тәрбияләнгән, белемле, актив тормыш алып баручы, төз буйлы һәм 30 яшькә кадәрге булуы һәм тышкы кыяфәте дә мөһим икән.
Машинадагы белдерүгә әле ике атна гына вакыт узса да, аның белән танышырга теләп 50 дән артык хатын-кыз шалтыраткан инде. Алар арасында төрлеләре бар, мәсәлән, кичә 47 яшьлек ханым шалтыраткан булган. Артур әлегә хыялындагы кызны очратмаган һәм аны эзләячәге турында белдергән.
 
 
 
 

Комментарийлар