Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда балтачлылар очрашуы узды

Балтач районы Татарстанның иң төньяк районында урнашкан. Әлеге район үз якташларының очрашуына Чаллыга илле кешелек делегация-сәнгатькәрләрне һәм мәдәният осталарын җибәргән иде. Делегация җитәкчесе И...

Балтач районы Татарстанның иң төньяк районында урнашкан. Әлеге район үз якташларының очрашуына Чаллыга илле кешелек делегация-сәнгатькәрләрне һәм мәдәният осталарын җибәргән иде.
ilgam-gajnetdinovimg_0651
Делегация җитәкчесе Илһам Гайнетдинов әйтүенчә, Чаллыда моңа кадәр дә Балтач якташлар оешмасы Арча, Кукмара һәм Саба районнары белән бергәләп ел саен диярлек кичәләр, очрашулар уздырган. “Менә быел Балтач якташлыгы җәмгыяте очрашуын яңа форматта, аерым уздырырга булдык. Уңышлы барып чыкса, алга таба да шулай дәвам итәрбез”, диде Илһам Фидаил улы. Һәм ул Балтач якларыннан сәламнәр, күчтәнәчләр алып килүен белдерде.
r-xelimov-hem-r-zaripovaimg_0653
Чаллы Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Рамил Хәлимов Чаллыда яшәп эшләүче балтачлылар эшенә югары бәя бирде, Балтач районы хезмәтчәннәренең алдынгы урыннарда гына булуларын, авылларының бик төзек һәм матур булуларын искәртте. Алга таба да уңышлар теләде. Чаллыдагы Балтач районы якташлар җәмгыятен ЗАГС мөдире Равилә Зарипова җитәкли. Ул зурлап килгән Балтач сәнгатькәрләренә рәхмәтләрен җиткерде, ике арада дуслык җепләре тагын да ныгыр, дигән ышанычын җиткерде.
Соңыннан район мәдәниятчеләре югары дәрәҗәдәге концерт номерлары һәм Булат Сәләховның “Яр” спектаклен күрсәтте.
img_0650
tamashachylarimg_0647

Комментарийлар