Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы юлларында яңа билгеләр - язулар барлыкка килде

Әлеге язулар светофор булмаган җәяүле кичүе - җәяүлеләрнең еш кына машина астына килеп керә торган урыннарда ясалган. Бу хакта ЮХИДИның пропаганда бүлегенә сылтама белән«Жилой квартал» хәбәр итә.«Кара...

Әлеге язулар светофор булмаган җәяүле кичүе - җәяүлеләрнең еш кына машина астына килеп керә торган урыннарда ясалган. Бу хакта ЮХИДИның пропаганда бүлегенә сылтама белән«Жилой квартал» хәбәр итә.


«Карагыз» («посмотрите») дигән ачык төстәге язулар ГЭС бистәсе Батенчук урамында, Яр Чаллы проспекты «Орловка» тукталышы тирәсендә һәм Королев урамында барлыкка килде.


Билгеле булганча, хәзерге вакытта 6 шундый участок бар. Әгзр уңай нәтиҗәләр күрсәтсә, ЮХИДИ бу язуны шәһәрнең башка өлешләренә дә урнаштырачак.


b94380805cc73406e42b7234be95eb8a

Комментарийлар