Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы язучылары Тукай бүләгенә Факил Сафинны тәкъдим итте

5 декабрь көнне Чаллы төбәге язучылары җыены үтте. Язучылар төрле мәсьәләләр күтәрде, киләсе ел Тукай бүләгенә яңа кандидат сайлады һәм Чулман төбәге язучылары премиясе булдыру турында да сүз күтәрелд...

5 декабрь көнне Чаллы төбәге язучылары җыены үтте.
img_0557-1
Язучылар төрле мәсьәләләр күтәрде, киләсе ел Тукай бүләгенә яңа кандидат сайлады һәм Чулман төбәге язучылары премиясе булдыру турында да сүз күтәрелде.
Төбәк язучылары җыены көн тәртибендә оешманың еллык йомгагы, хисабы беренче урында торуы хакында ассызыкланды. Аннан соң инде юбилярлар, әдәби берләшмәләр эше хакында сүз барачагы искәртелде. Татар әдәбиятында яхшы язмалары белән танылучыларны төрле премияләргә тәкъдим итү турында сүзләр җыен барышында ишетелде.
Чаллы төбәге язучылары берлеге рәисе Факил Сафин әлеге җыенда язучыларның быел башкарган гамәлләре хакында аен-айга, көнен-көнгә туры китереп күрсәтте. Төбәк язучыларының шушы тирәдә генә түгел, Идел буе республикаларында, шәһәрләрендә һәм авылларында да эшчәнлек алып барулары хакында әйтелде.
Биредә татар матбугаты турында, “Мәйдан”, “Казан утлары” журналларына, “Шәһри Чаллы” газетларына язылу турында да сүз барды.
Аннан сүз татар әдипләре, шагыйрьләре өчен бирелә торган Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемнәрендәге премияләргә кандидатлар күрсәтү, тәкъдим итү турында барды. 2017 елда әлеге бүләкләргә Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, Чаллыдан китеп Казанда яшәүче Фирүзә Җамалетдинова, Чаллыдан Рәзинә Мөхияр, Актаныштан Фәнәвис Дәүләтбаев күрсәтелде.
Әлбәттә, татар әдипләре өчен иң зур бүләкнең берсе – Тукай исемендәге премия. Җыенда шушы хакта да сүз булды. Факил Сафин монда “Чаллы төбәгеннән Тукай бүләгенә кемне тәкъдим итәбез?” дип сорауны ачыктан-ачык күтәрде. Залдан “Факил Сафинны” дигән сүзләр яңгырагач, язучы Фәүзия Бәйрәмова торып басты һәм аны яклавын белдерде. Кыска гына чыгышында Фәүзия ханым “Роман жанрында Тукай бүләгенә иң лаек кеше – Факил. Романында ул репрессия корбаннары хакында яза. Бу темага алынучы аз. Элегрәк утырып чыкканнар үзләре хакында бераз язалар иде дә, шуның белән бетте. Репрессия чоры турында язарлык кешеләр бармак белән генә санарлык калды. Факил Сафинның иҗаты Тукай бүләгенә лаек. Ул иҗтимагый эшләрне дә җигелеп тарта. Минем уемча, Факилнең вакыты җиткән. Мине кабат тәкъдим итәргә теләүчеләр бар. Миңа бирмәячәкләр. Мин моның белән килештем. Сезгә үпкәләмим, рәнҗемим. Сез тырышып карадыгыз. Айдар абый Хәлимнең быелгы Тукай бүләгенә мөнәсәбәтен әйтә алмыйм. Ул да хәзер террорчылар исемлегендә тора. Үзем ике ел тордым. Хәзер минем исем бу исемлектә юк”, - дип белдерде.
Факил Сафин ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен әйтте һәм Тукай бүләгенә “Саташып аткан таң” романын, “Галәм күзе” шигырьләр җыентыгын күрсәтәчәген җиткерде.
img_0565-1

Комментарийлар