Логотип «Мәйдан» журналы

«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгына эшкә килүчеләргә коттеджлар төзеп бирәләр

Тукай районында «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгындагы  эшчеләр өчен махсус программа эшли. Аның буенча әлеге хуҗалыкта эшләүчеләргә йортлар төзеп бирәләр. Фото: tukai-rt.ru2 ел эчендә 37 коттедж төзелгән. С...

Тукай районында «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгындагы  эшчеләр өчен махсус программа эшли. Аның буенча әлеге хуҗалыкта эшләүчеләргә йортлар төзеп бирәләр.
2501 Фото: tukai-rt.ru
2 ел эчендә 37 коттедж төзелгән. Сентябрь азагына кадәр тагын 6 ны тапшырырга җыеналар икән. Өйләнешкән парлар хуҗалыкка эшкә килеп, әлеге коттеджларга хуҗа була ала. Хуҗалыкка терлекче, механизатор, шофер, яшелчә үстерүчеләр кирәк. 10 ел хуҗалыкта эшләгәч, өй тулысынча хуҗаларга милеккә күчә.
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында төзекләндерүдән соң яңа терлекчелек комплексы сафка басачак. 200 баш малга исәпләнгән әлеге терлекчелек комплексын 1 ай элек төзекләндерүгә керешкәннәр.
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында яңага, уңай шартлар тудыруга зур омтылыш сизелә. Әле күптән түгел хуҗалыкта ике сенаж базы төзеп куйганнар. Ак кирпечтән мәһабәт таш стеналар рәт-рәт тезелеп тора. Инде бер сенаж базын тутырып та куярга өлгергәннәр. Әлеге төзү эшләре хуҗалыкка 3 миллион сумга төшкән. Төзүчеләр эшне тиз тоткан: 20 көн эчендә әлеге базлар әзер булган. Һәрбер базга 2 мең тонна сенаж сыя, дип яза "Якты юл" газетасы.

Комментарийлар