Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы хастаханәләрендә пневмониягә шик белән меңгә якын пациент ята

Автошәһәр стационарларында пневмониягә шик белән меңгә якын пациент бар. Бу турыда шәһәр башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте.Чаллыда хастаханәд...



Автошәһәр стационарларында пневмониягә шик белән меңгә якын пациент бар. Бу турыда шәһәр башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте.



infekcionka


Чаллыда хастаханәдә дәваланган 60 кешедә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. 319 кеше шул ук диагноз белән өй шартларында дәвалана. Covid-19 пандемиясе дәвамында барлыгы 635 очракта коронавирус расланды, 253 шәһәр кешесе терелде һәм өч кеше үлде. Медицина күзәтүе астында 372 кеше кала. 5 218 кеше табиблар күзәтүеннән алынган.




Авырулар өчен алты медицина оешмасында урын әзерләнгән. Чаллының йогышлы авырулар һәм 5нче хастаханәсе провизор учреждениесе статусын алган, аларда өстәмә кабул итү бүлекләре ачылган. Бирегә йогышлы авыруга шик булган кешеләр китерелә. Аларны караганнан һәм беренчел диагноз куйгач резервтагы госпитальләргә җибәрелә яки өйләренә кайтаралар. Аларны билгеләгәндә пациентның хәле, яше һәм башка яки хроник авырулары тикшерелә.




Чаллының икенче хастаханәсендә, сугыш ветераннары госпиталендә, Тукай һәм Алабуга районнары Үзәк хастаханәләрендә резерв госпитальләре әзерләнгән.




Чаллының баш санитария табибы урынбасары Лемуза Нәфигуллина әйтүенчә, автошәһәрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Шәһәрдә 100 мең кешегә Covid-19 авыруының 118,9 очрагы туры килә, бу Татарстан буенча уртача статистик мәгълүматлардан 16 процентка югары.


Комментарийлар