Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы театры халык театрлары өчен «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде

Чаллы татар дәүләт драма театры Тукай районының Теләнче Тамак халык театрына осталык дәресләре бирде.Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Идел-йорт» фестивале кысаларында «AYAZ.LAB...

Чаллы татар дәүләт драма театры Тукай районының Теләнче Тамак халык театрына осталык дәресләре бирде.20210122_143231
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Идел-йорт» фестивале кысаларында «AYAZ.LAB» театраль лабораториясен башлап җибәрде, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Театраль лаборатория район җирлегендәге үзешчән һәм халык театрлары белән уртак хезмәттәшлекне, үзешчән сәнгатькә профессиональ яктан булышлыкны күздә тота.
Лаборатория эшчәнлегендә көн дәвамында үзешчән артистлар өчен пластика, сәхнә теле һәм техникасы, режиссура, сценография һәм спектакльнең музыкаль бизәлеше, актерлык осталыгы, вокал буенча мастер-класслар үткән.
Дәресләрдән соң үзешчән артистлар спектакль карарга чакырылган — кунакларга Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» музыкаль комедиясе күрсәтелгән.
 

Фото: Владимир Васильев/архив 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-02-2021/chally-teatry-halyk-teatrlary-chen-ayaz-lab-teatral-laboratoriyasen-bashlap-ib-rde-5808812

Комментарийлар