Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы татар драма театры Фәнис Сәхәбетдинов вафат

8 декабрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Фирдәвес улы Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте. Бу хакта Чаллы татар драма театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Театр коллективы мә...

8 декабрь көнне Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Фирдәвес улы Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте. Бу хакта Чаллы татар драма театры матбугат хезмәте хәбәр итә.



dab80b5e93586bcc736874ffdba68957
 
Театр коллективы мәрхүмең гаиләсе, якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә бу авыр хәсрәтләрне күтәрерлек көч бирсен... Мәрхүм белән хушлашу 8 декабрь көнне 12:00 сәгатьтә шәһәр моргы янында була. 9 декабрь көнне туган авылы Сарман районы Саклаубаш авылында җирләнәчәк.


Фәнис Сәхәбетдинов 1983 елның 24 июнендә Сарман районы Саклаубаш авылында туган. Казан театр училищесын тәмамлаган.
Рольләре:
Габделәхәт – «Кәләпүшче кыз», Г. Исхаки.
Алмаз – «Кызлар, ишек ачыгыз!», Н. Гаетбаев.
Дамир – «Корт», Ф. Галиев.
Айдар – «Кызлар нигә елый?», Ф. Бүләков.
Нурмый – «Нурислам нигезе», Р. Батулла.
Сок – «Ана каргышы», Р. Батулла.
Яшь Сәет – «Гашыйклар тавы», И. Юзиев.
Гәрәфи – «Банкрот», Г. Камал.
Салих – «Хәят», Р. Сабыр.
Айбулат – «Абага алмасы ачы була», Р. Сабыр.
Афзал – «Минем кайнанам», Г. Хугаев.
Буран, яшь Гаяз – «Бурлак», М. Гыйләҗев.
Барагулла – «Ярым ятларга кала», Р. Батулла.
Валер – «Саран», Ж.-Б. Мольер һ.б.



 
Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Фирдәвес улы Сәхәбетдиновның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, 8 декабрь 18:00 сәг. булачак "Минем кайнанам" музыкаль комедиясе һәм 9 декабрь 18:00 сәг. "Язмыш сынавы" спектакльләре булмаячак. Тамашачыларга тудырган кыенлыклар өчен театр администрациясе түбәнчелек белән гафу үтенә.
Белешмәләр өчен телефон 38 - 05 - 78

Комментарийлар