Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы студентлары һәм укытучылары Мәскәүдә стажировка үтә алачак

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры вазифасын башкаручы Әлфинур Галиәкбәрова Мәскәү дәүләт лингвистика университеты ректоры Ирина Краева белән очрашты. Фото: http://nabchelny.ruКөн үзәгенә...

Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты ректоры вазифасын башкаручы Әлфинур Галиәкбәрова Мәскәү дәүләт лингвистика университеты ректоры Ирина Краева белән очрашты.
ngpu Фото: http://nabchelny.ru
Көн үзәгенә уннан артык мәсьәлә куелды. Шуның кысаларында, челтәр аша үзара хезмәттәшлек, магистратура һәм аспирантурада Мәскәү дәүләт лингвистика университеты дипломнарын бирү программасын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Очрашу барышында ректорлар фәнни-педагогик юнәлештә югары квалификацияле кадрлар әзерләү, бердәм белем бирү киңлеген булдырып студентлар алмашу һәм укытучыларга стажировкаларын Мәскәүдә узу мөмкинлеге бирү турында да килештеләр.
Эшлекле төркем составында алга таба хезмәттәшлек итү перспективалары буенча фикер алышуда Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының филология факультеты деканы Гөлнур Полькина һәм татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире Радик Галиуллин катнашты.
Шундый форматтагы эшлекле очрашу белән Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты җитәкчелегенең Мәскәүгә икенче килүе. Моңа кадәр Россия халыклар дуслыгы университеты белән хезмәттәшлек һәм мигрантлар белән эшләү буенча килешү төзелгән иде.

Комментарийлар