Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы шәһәре бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны буенча Казанны узган

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 44 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар...



Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 44 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.



20


«13 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.




Инфекция йоктырган 17 кеше — 60-70 яшьтә.




Коронавирус йоктыручыларның күбесе Чаллыда (35 кеше) һәм Казанда (11 кеше) ачыкланган. Түбән Кама районында 3 кеше инфекция эләктергән.




Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3958 очрагы теркәлгән, шуларның 2824е (шул исәптән 8 кеше – узган тәүлектә) терелгән. 1134 кеше дәвалануын дәвам итә.


Комментарийлар