Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы педагогия университеты студентлары Җәлилчеләрне искә алды

Быел Бөек Җиңү көне алдыннан җәлилчеләрне яңача итеп искә алу чарасы оештырылды.  Шәһәрнең ГЭС бистәсендәге җәлилчеләр мемориалына 5 май көнне йөзләгән студент һәм университет мөгаллимнәре, хезмә...

Быел Бөек Җиңү көне алдыннан җәлилчеләрне яңача итеп искә алу чарасы оештырылды.
 
img_0261-1
Шәһәрнең ГЭС бистәсендәге җәлилчеләр мемориалына 5 май көнне йөзләгән студент һәм университет мөгаллимнәре, хезмәткәрләре килде. Уку йорты җитәкчесе Фәйрүзә Мостафина үз чыгышында “Җиңү көне алдыннан шушы татар каһарманнарын искә алу кирәк һәм зарур. Моны бездән башкалар эшләмәячәк. Без шушындый карарга килдек һәм алга таба да батырларыбызны искә алу, зурлау буенча эшләячәкбез”, - диде.
img_0257
Биредә студентларның сугыш алды, сугыш башланган көннәрне тасвирлау, күпчелек татар язучыларының шундук фронтка алыну мизгелләрен сурәтләгән сәхнәви күренешләре дә тәкъдим ителде. Шушы әзерлектән соң әлеге патриотик чара 9 май иртәсендә шушында ук кабатлап күрсәтеләчәк.
ildar-alishev-abdulla-alish-plemyannigy-chally-ped-univer-docentyimg_0263 Илдар Алишев. Абдулла Алишның бертуганының улы. Чаллы педагогия университеты доценты
img_0258
 

Комментарийлар