Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы мәктәбендә көзге ярминкә узды (ФОТОЛАР)

Быел Чаллының яңа микрорайоны Мәләкәс аръягында яңа мәктәп ачылды. Әле эшли башлавына бер ай гына булса да, анда атна саен төрле кызыклы чаралар үткәрелеп килә.Шуларның берсе - көзге хәйрия ярминкәсе....

Быел Чаллының яңа микрорайоны Мәләкәс аръягында яңа мәктәп ачылды. Әле эшли башлавына бер ай гына булса да, анда атна саен төрле кызыклы чаралар үткәрелеп килә.
Шуларның берсе - көзге хәйрия ярминкәсе.
 
Балалар да, ата-аналар да бу көнне түземсезлек белән көтеп алдылар. Барлык кабинетлар янында төрле тәм-том һәм кул эшләреннән матур итеп бизәлгән өстәлләр урнаштырылды. Балалар әниләре белән бергәләп пешергән ризыкларын, үзләре ясаган әйберләрен алып килгән иде. Өстәлләр күбесе көзге тематикада, ләкин һәр классның үз фантазиясе белән әзерләнгән. Кечкенә "сатучы"лар исә үзебезнең милли киемнәрдән киенеп, әлеге чарага тагын да ямь өстәде.
iqphrzhkbjg
Укучылар үзләре сатып алган тәм-томнар белән рәхәтләнеп сыйланып кына калмады, ә әти-әниләренә, әбиләренә, туганнарына бүләкләр дә алып кайтты.
Көзге ярминкә хәйрия чарасы буларак уздырылды, шул ук вакытта балалар өчен бер бәйрәм дә булды.
_hg5lk7wgyu
yyuevf33duc
 
q5zkhx-nc28
 
Фото: Лилия Хаматова, Лилия Мәхмүтова.

Комментарийлар