Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы һәм Башкортостан язучыларына Илдар Юзеев премиясе тапшырылды

Чаллыда «Мәйдан» журналы үзенең Татарстан язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды.«Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия...

Чаллыда «Мәйдан» журналы үзенең Татарстан язучылар берлеге белән берлектә гамәлгә куелган Илдар Юзеев исемендәге әдәби-иҗтимагый премиясен тапшырды.
«Бер премия — Татарстанда яшәүче авторга, бер премия Башкортостанда яшәп иҗат итүче татар язучысына бирелә. Быел Чаллыда яшәүче шагыйрь Данис Хәйруллинга, Башкортостан шагыйре Дилбәр Булатовага бирелде», — диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
Премиягә ике номинант өстәлгән — озак еллар «Мәйдан» журналында хезмәт куйган, басманы яшәтүгә зур өлеш керткән бер хезмәткәргә акчалата премия, һәм, шулай ук, журналга күп еллар дәвамында ярдәм иткән бер эшмәкәргә диплом һәм Илдар Юзеев медале тапшырыла.
Өченче премия хәзер Чаллы театрында эшләүче язучы Айгөл Әхмәтгалиевага тапшырылган. Илдар Юзеев исемендәге медальгә эшмәкәр Гамил Ахунов лаек булган.
Премияне тапшыру тантанасы «Энергетик» мәдәният сараенда үтте.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татмедиа» АҖ генераль дирекоры Шамил Садыйков, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашкан.
6c7404ff-f5a4-48fd-895c-939ec777a5eb
b7613ef2-5159-4535-987c-7646c13982ed
943d66e1-1a1c-4982-8bdd-e8d8a64bc30a
4f7ca948-ef54-4498-bcec-1b2b7c3aa735
 
 

Фото: Индира Вәлиева


https://tatar-inform.tatar/news/letters/30-03-2021/chally-m-bashkortstan-yazuchylaryna-ildar-yuzeev-premiyase-tapshyryldy

Комментарийлар