Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы башкарма комитеты: Республика көнендә мәйданда бәйрәм һәм фейерверк булмаячак

Чаллы башкарма комитеты Республика һәм Шәһәр көнен үткәрү форматын билгеләде, бәйрәм 30 августта узачак. Яр буе паркы мәйданында традицион рәвештә үткәрелә торган зур театральләштерелгән тамаша һәм фе...



Чаллы башкарма комитеты Республика һәм Шәһәр көнен үткәрү форматын билгеләде, бәйрәм 30 августта узачак. Яр буе паркы мәйданында традицион рәвештә үткәрелә торган зур театральләштерелгән тамаша һәм фейерверк булмаячак. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистлар белән очрашуда әйтте.


47785a9f-7e62-42f0-b695-2ee68ef293e1-10409-00000a41496dd1c8%5b1%5d


Шәһәр башкарма комитеты вәкиле сүзләренчә, бәйрәм чарасын билгеләгәндә оештыручылар, беренче чиратта, тантанада иминлек турында кайгырткан. Нәтиҗәдә, барлык чараларны да зур булмаган мәйданчыкларда бүлеп үткәрү турында карар кабул ителгән.




«Ипподромда сәгать уннан 15.00 сәгатькә кадәр узачак милли көрәш турниры һәм 12.30 сәгатьтә башланып 14.30 сәгатьтә тәмамланачак ат чабышлары көннең иң зур вакыйгалары булачак», — диде Хәлимов.




Калган чаралар шәһәрнең биш мәйданчыгында узачак. Мәсәлән, Сидоровка бистәсе паркында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр халыкны «Безгә республика тарихын дәвам итәргә» дип аталган концерт программасы, уеннар, конкурслар, мастер-класслар көтә.




«Азатлык» мәйданында бәйрәм 11.30 сәгатьтә башлана һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Концертлардан, күңел ачу һәм башка чаралардан тыш, Чаллы халкына кичен 1979 елда төшерелгән һәм Чаллының беренче төзүчеләренә багышланган «Бел мине» («Узнай меня») нәфис фильмы күрсәтелә.




Күңел ачу чаралары шулай ук Тукай исемендәге яр буенда, Җиңү паркында һәм Энтузиастлар бульварында да узачак.


 
Фото: Набчелны.ру

https://tatar-inform.tatar/news/society/26-08-2020/chally-bashkarma-komitety-respublika-k-nend-m-ydanda-b-yr-m-m-feyerverk-bulmayachak-5766286

Комментарийлар