Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы башкарма комитеты: Балалар бакчалары карантинга ябылмаячак

Чаллы башкарма комитеты каникуллар башлануны иртәрәк вакытка күчерүнең ничек башкарылачагын аңлатты.Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистларга Татарстан Президенты Рөстә...



Чаллы башкарма комитеты каникуллар башлануны иртәрәк вакытка күчерүнең ничек башкарылачагын аңлатты.



247


Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә Чаллы укучылары язгы каникулларга иртәгә үк китәчәкләрен хәбәр итте. Мәктәп администрацияләренә элек укучыларның кыска вакытлы ялы вакытында әзерләнгән чаралар планын минимальләштерергә һәм аларны үткәрү урыны мәктәпләрдә булганнарына юнәлдерергә йөкләнде.

 Мәктәп укучыларын аз санлы төркемнәр белән җыярга тәкъдим ителә. «Нигездә, бу имтиханнарга әзерлек белән бәйле өстәмә дәресләр булачак», — дип аңлатты башкарма комитет вәкиле.




Мәктәпкәчә учреждениеләргә килгәндә, алар гадәти режимда эшләячәк. «Балалар бакчалары карантинга ябылмый. Бу, беренче чиратта, балалар бакчалары ябылганнан соң, әти-әниләрнең нинди хәлдә калачагы белән бәйле. Барысы да эшли, һәркемнең үз вазифасы бар», — диде Хәлимов.




Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары мәктәпкәчә учреждениеләрдә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрнең тулы күләмдә үтәлүен искәртте. Барысы да барлык куркынычларны да минимумга җиткерү өчен эшләнә. «Балалар бакчалары шулай да чагыштырмача ябык төр учреждениеләрдән гыйбарәт, аларда элемтәләр педагоглар һәм балаларның билгеле бер даирәсе белән чикләнгән. Бу да мөһим фактор булып тора», — дип өстәде ул.




Фото: http://nabchelny.ru/

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар