Логотип «Мәйдан» журналы

Чаба гына Гомер дигәннәре

Чаба гына Гомер дигәннәреКуып җитә алмас җилләр дә.Шул гомерне нурлап яшәү кирәкРәхәт яшим дисәң илләрдә. Ага гына Гомер дигәннәреТашулар да аннан калыша.Шул гомерне көн-төн мәйдан итепЯшәү үлем...

Чаба гына Гомер дигәннәре
Куып җитә алмас җилләр дә.
Шул гомерне нурлап яшәү кирәк
Рәхәт яшим дисәң илләрдә.
 
Ага гына Гомер дигәннәре
Ташулар да аннан калыша.
Шул гомерне көн-төн мәйдан итеп
Яшәү үлем билләр алыша.
 
Гомер бит ул язмыш, аның белән
Шаярып та берүк уйнама.
Исраф итсәң Гомер мизгелләрен
Рәхәт яшәрмен дип уйлама.
 

Дамир ГАРИФУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар