Логотип «Мәйдан» журналы

Быелгы кыш

Үрелеп кенә Үргә ак юл менә,күптән киткән идем шул юлдан.Читтә каршыладым картлыгымны,шуңа күнеп яшим быел да...Онытыла язган Үр һәм ак юл,оныттыра икән бу тормыш?!Быелгы кыш – миңа таныш түгел,мин бе...

Үрелеп кенә Үргә ак юл менә,
күптән киткән идем шул юлдан.
Читтә каршыладым картлыгымны,
шуңа күнеп яшим быел да...
Онытыла язган Үр һәм ак юл,
оныттыра икән бу тормыш?!
Быелгы кыш – миңа таныш түгел,
мин белмәгән сәер-якты кыш!
Мондый кышны әллә күрдемме бер,
килгәнме ул минем яшьлектән?
Үз хәлемне аңлый алмыйм быел,
аңлый алмыйм әле ничек тә...
Һаман чыгып карыйм, кышны карыйм:
офыккача якты тирә-юнь.
Кар кырлары аша йөзеп бара
яшьлегемә таба йөрәгем...
Ак каз барса шулай, таныр идем,
йөрәк димәс идем ялгыш та.
...Туган якта кабер эчләре дә
яктыргандыр сыман бу кышта.
 

Рөстәм МИНГАЛИМ


Фото: https://ru.freepik.com


«Мәйдан» № 12, 2022 ел

Комментарийлар