Логотип «Мәйдан» журналы

Быелгы кыш

Үре­леп ке­нә Үр­гә ак юл ме­нә,күп­тән кит­кән идем шул юл­дан.Чит­тә кар­шы­ла­дым карт­лы­гым­ны,шу­ңа кү­неп яшим бы­ел да...Оны­ты­ла яз­ган Үр һәм ак юл,оныт­ты­ра икән бу тор­мыш?!Бы­ел­гы кыш...

Үре­леп ке­нә Үр­гә ак юл ме­нә,
күп­тән кит­кән идем шул юл­дан.
Чит­тә кар­шы­ла­дым карт­лы­гым­ны,
шу­ңа кү­неп яшим бы­ел да...
Оны­ты­ла яз­ган Үр һәм ак юл,
оныт­ты­ра икән бу тор­мыш?!
Бы­ел­гы кыш – ми­ңа та­ныш тү­гел,
мин бел­мә­гән сә­ер-як­ты кыш!
Мон­дый кыш­ны әл­лә күр­дем­ме бер,
кил­гән­ме ул ми­нем яшь­лек­тән?
Үз хә­лем­не аң­лый ал­мыйм бы­ел,
аң­лый ал­мыйм әле ни­чек тә...
Һа­ман чы­гып ка­рыйм, кыш­ны ка­рыйм:
офык­ка­ча як­ты ти­рә-юнь.
Кар кыр­ла­ры аша йө­зеп ба­ра
яшь­ле­ге­мә та­ба йө­рә­гем...
Ак каз бар­са шу­лай, та­ныр идем,
йө­рәк ди­мәс идем ял­гыш та.
...Ту­ган як­та ка­бер эч­лә­ре дә
як­тыр­ган­дыр сы­ман бу кыш­та.
 
Ни күр­сәң дә...
 
Бу дөнь­я­да кай­гыр­дым да.
Шат­лан­дым да, ел­май­дым да.
Дө­ре­сен әй­тим, ни күр­сәң дә,
Яшәү рә­хәт, рә­хәт мон­да.
Озын да ул, кыс­ка да ул,
Ләз­зәт­ле дә җан һәм го­мер –
Кит­кән­нә­ре кү­реп кит­те.
Ки­лә­чәк­ләр ки­леп кү­рер.
Әй сез, Җир­гә кил­мә­я­чәк
Гү­зәл кыз­лар, шәп ма­лай­лар!
Бе­ләм ин­де, ара­гыз­да
Ме­нә ди­гән ке­ше­ләр бар.
Тик саң­гы­рау юк­лык­та сез –
Тел­сез, өн­сез, юк көч­ле­ләр –
Сез­не шун­дый зур бә­ла­гә
Ду­чар ит­те бит ке­ше­ләр.
За­ры­гыз юк ке­ше­ләр­гә,
Үп­кә­гез юк – то­ям аны,
Бу хә­ле­гез сез­гә җи­ңел.
Та­гы кем­гә?.. Ми­ңа авыр.
Җир­дә сез­нең ке­ше­ләр бар.
Әни­ләр бар, әти­ләр бар –
Неч­кә ту­таш, ту­лы ха­ным,
Куп­шы егет – күп­ләр алар!
Шу­лар дар­да җы­е­лып бү­ген
Ба­са ке­бек ми­нем иң­гә –
Әй­тер­сең лә авыр­лык­тан
Әк­рен ге­нә иңәм җир­гә...
Һәм уй­лый­мын: сез­дән тор­са
Ки­лү-кил­мәү бу дөнь­я­га,
Хәт­та бер кай­гы­рыр өчен
Ки­лер иде­гез сез аңа,
Ә мин мең кат кай­гыр­дым да.
Шат­лан­дым да, ел­май­дым да...
Дө­ре­сен әй­тим, ни күр­сәң дә,
Яшәү рә­хәт, рә­хәт мон­да.
Рөстәм Мингалим.
 
Николай Туганов фотосы.

Комментарийлар