Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Россиянең Ауропа өлешендә февральнең беренче яртысы аномаль рәвештә җылы булачак, шул исәптән - Татарстанда да

Россия Гидрометеорология үзәге хәбәренчә, быел февраль башында һава температурасы нормадан 10-18 градуска югарырак булачак.Россиянең Ауропа өлешендә төнлә якынча 0 градус, көндезләрен 0дән 5 градуска...


Россия Гидрометеорология үзәге хәбәренчә, быел февраль башында һава температурасы нормадан 10-18 градуска югарырак булачак.



24803_main
Россиянең Ауропа өлешендә төнлә якынча 0 градус, көндезләрен 0дән 5 градуска кадәр җылытачак. Бу хәлне көчле атлантик циклон тудыра.

Синоптиклар җылы һава шартлары Идел буе федераль округы территориясендә көчле җил, юеш кар, бозлавыклар тудырачагын кисәтә. Бозлавыкны да нәкъ менә җил барлыкка китерә. Февраль уртасына кадәр көн саен җирдә яткан кар 2-3 сантиметрга кими барачак, дип фаразлыйлар.
Татарстан синоптиклары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 1 февральдә республика территориясендә җил тагын көчәячәген хәбәр итә. Секундына ул - 15-20 метрны тәшкил итәчәк. Бозлавыктан тыш, төнлә һәм иртән томан булачак. Автоинспекторлар һәм коткаручылар юлларда игътибарлы булырга чакыра.

Республикага буран якынлаша. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 1 февральдә, буран һәм көчле җил булачак. Көчәйгән вакытта җилнең секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы бар. Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан да кимрәк булачак.
Шуңа да Татарстан коткаручылары артык мөһим булмаганда машина белән трассага чыкмаска киңәш итә. Бүген көндезге һава температурасы +2 градус булачак. Атна дәвамында шундый җылы һава торышы саклана, дип фаразлый синоптиклар.

 
Интертат

Комментарийлар