Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Россиядә беренче тапкыр UFC турниры үтәчәк

Бәйге 15 сентябрьдә Мәскәүнең “Олимпийский” стадионында оештырылачак.Турнирга билетлар июнь башында сатуга чыгачак. Анда Россия спортчысы Алексей Олейник белән Бразилия спортчысы Фабрисио Вердумның кө...

Бәйге 15 сентябрьдә Мәскәүнең “Олимпийский” стадионында оештырылачак.




1526537063_1
Турнирга билетлар июнь башында сатуга чыгачак. Анда Россия спортчысы Алексей Олейник белән Бразилия спортчысы Фабрисио Вердумның көч сынашуы көтелә. Әйткәндәй, UFC оештырган ярышларда Россиянең бик күп спортчылары, шул исәптән чемпион Хәбиб Нурмөхәммәтов та чыгыш ясый. Мөгаен, спорт сөючеләр турнирда тагын берничә ватандашыбызның алышын карый алыр. UFC – дөньяда бергә-бер алышлар үткәрүче иң дәрәҗәле оешма санала. Һәр спортчы биредә чыгыш ясарга хыяллана. Җиңүчеләргә миллионнарча доллар хезмәт хакы түләнә.



http://kiziltan.ru/

Комментарийлар