Логотип «Мәйдан» журналы

Быел фитыр сәдакәсының күләме 100 сум булачак

Быел фитыр сәдакәсының күләме 100 сум булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.ТР Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Зәкят...



Быел фитыр сәдакәсының күләме 100 сум булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.



540


ТР Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен билгеләде. Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

 Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.




24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.


 
Фото: Рамиль Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар