Логотип «Мәйдан» журналы

Быел Чаллыда Җиңү парады һәм Сабан туе булмаячак

Быел Чаллы шәһәре Сабан туе һәм Җиңү парады уздырудан баш тартты. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте.Чаллы башлыгы әйтүенчә, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркас...



Быел Чаллы шәһәре Сабан туе һәм Җиңү парады уздырудан баш тартты. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтте.



sabantuj


Чаллы башлыгы әйтүенчә, традицион бәйрәмнәрдән баш тарту Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында куркынычсызлык чараларын үтә белән бәйле.




«Әлегә массакүләм чаралар уздыру өчен уңышлы вакыт түгел. Кешеләрнең иминлегенә өстенлек бирәбез, ә коронавируска бәйле вазгыять һаман да катлаулы булып кала. Шуңа күрә, без Мәскәүдә узачак Парадны караячакбыз. Ә Сабантуйны киләсе елга калдырабыз, без аңа әзерләнмибез», — диде Наил Мәһдиев.




Шул ук вакытта, Чаллы мэры традицион рәвештә августта уза торган Шәһәр көне һәм Республика көне үткәрелер дип өметләнә.


Комментарийлар