Логотип «Мәйдан» журналы

Буыннарны мунчада дәвалагыз!

Зирек себеркесе белән буыннарны ничек дәвалыйлар?Авырткан буыннарны дәвалау өчен алымнар күп, әмма мунчада да сызланулардан котылырга була. Бу җәһәттән буыннарны каен миллеге белән түгел, зирек агачы...

Зирек себеркесе белән буыннарны ничек дәвалыйлар?
buynnar
Авырткан буыннарны дәвалау өчен алымнар күп, әмма мунчада да сызланулардан котылырга була. Бу җәһәттән буыннарны каен миллеге белән түгел, зирек агачы себеркесе белән чабарга кирәк. Ул буыннардагы һәм мускуллардагы авыртуны баса.
Мунчага кергәч, авырткан урынга биш чәй калагы балга өчәр чәй калагы кәбестә һәм чөгендер суты кушып ясалган катнашма сөртәләр. Инде тирләгәч, аякларны - табаннан ботка, ә кулларны бармактан җилкәгә таба массажларга кирәк. Һәм бу процедурага нибары 10 минут вакыт җитә. Аннары башта сөрткән катнашманы тәннән юып төшерәләр. Шул ысулны кулланып, берничә тапкыр мунча керү дә авыртуларны баса, ди белгечләр.
 
Фото: apelsin-ka.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Buinnarni-munchada-d-valagiz-294074/

Комментарийлар