Логотип «Мәйдан» журналы

Буш савыт

Туй-туй инде. Ничек кенә төрләндерсәң дә, җисеме бер аның.

Купшы күлмәкле ап-ак килен; ыспай костюмлы, йөз граммнан бераз батыраебрак киткән кияү егете. Мәшәкатьтән туеп, балалары хакына гына түзеп утырган әти-әниләр. Мөмкин кадәр очсызгарак расхутланып, мулрак сыйлану нияте белән җыелышкан кунаклар...
Туй залына иң беренче булып кызның әнисе – ялтыравыклы күлмәк кигән, муенына бихисап күп очсызлы төймә ураган Фәния килеп керде. Аңа караган саен, башка әллә нинди көлкеле фикерләр килеп, йөзендә бик җитди чырай йөрткән ул хатынга мәзәк рәвеш сылана да куя иде. Һай, урап та күрсәткән иде төймәләрен, тормыш йөген һай-һайлап әйдәкләп бара торган дилбегәсен иң ышанычлы урынга бәйләгәнмени! Ул төймәләрне муенына ярсып ураганда, уңмаган тормышының үчен алу, шуңа да карамастан кызының ничек бай туйлап кияүгә китүен бар муллыгы, җетелеге белән дус-дошманга күрсәтү теләге дә учларында кайнаганы сизеләдер кебек иде.
Хатын артыннан мыштым гына ире калыкты. Тәүфикъ шултиклем тыйнак һәм үтә күренмәле, әйтерсең, аның бар яшәү нуры, хатынының ярсып кайнаган зәһәренә чыдый алмый, сүнеп таралган иде. Өстенә нинди генә кием кисә дә, йөзе, хәтта чәчләре дә шул кием төсенә кереп, әлләни күзгә-башка чалынмый торган, ниндидер бер генә төр күзәнәкләрдән җыелган төссез шәүләне хәтерләтә кебек.
Ә бит мондый түгел иде Тәүфикъ. Әнисе берүзе генә үстерде үзләрен. Иреннән биш бала белән ятим калганнан соң, колхозга бозау карарга урнашты да бар гомерен шул эшкә багышлады. Ул елларны колхозда эшләгән кеше ач түгел иде. Колхоз – миллионер. Йорт тутырып мал асрадылар. Тамаклары тук, өсләре бөтен булды. Тәүфикъ, гел «бишле»гә генә булмаса да, мәктәпне яхшы гына бетерде. Аннары Армия сафларына китте.
Менә шушы вакыттан аның моңа тиклем җил-яңгырсыз барган тормышына салкын җилләр бәреп керә башлады. Ярты ел учебкадан соң Әфганга эләкте.
Аннары инде ниләр булганын ул исенә төшерергә теләмәде. Армиядән тәмам ябыгып, төссезләнеп, сүзсезләнеп кайтты. Кайтты да әллә нинди бер битараф чырай белән яшәп китте. Озатып калган кызы да көтмәгән иде. Шул мәлдә Фәния пәйда булды да, егет ары-бире килгәнче, үз өермәсенә суырып та алды.
Менә инде кыз бирәләр. Кызын ярата иде Тәүфикъ. Кызы да, әтием, дип сарылып торды. Тик, әтисе ягына ничек кенә каерылырга теләсә дә, әнисе чанасына утырган иде инде Илүсә. Утырмый кара. Чәчеңнән сөйрәп сала. Шуңа, әнисенең кәефе булса әтисе яхшы, кәефе булмаганда дошман булды.
Хатыны, бик өзелеп ачуы килгән чакта кесәсендә йодрыгын төйнәп, авыз эченнән пышылдап, бозау, дип кенә торса да, бозау ук түгел иде әле Тәүфикъ. Белә ул хатынының үзен кемгә чутлаганын.
Ә күптән түгел генә хатынының фигылен генә түгел, чыраен да үзгәртеп, дөресрәк рәвешкә кертә алырдай бер вакыйга булды. Шул хәлләрдән соң Фәния дә, бик нык тузынасы урында, иренә борылып, күзләрен тасрайтып, ләм-мим бер сүз әйтми тирән итеп авыр сулап кына куя торган булып китте. Мәзәк!
Фәния белә үз ирен. Йоклаган вулкан шикелле мең елга бер кузгала, ә кузгалсамы, көлләреңне туздыра!
Эшеннән кинәт кенә соңгарак калып кайта башлады Тәүфикъ. Соңлап кайтуының беренче көнендә бераз «кыек» салганы да бар иде. Гомумән, соңгы елларда ул сирәк эчте. Яшьрәк чагында, бер эчә башласа тыела, атналар буе айный алмый, саташып-алышынып йөри башлауга тиклем җитеп, изаланып, бар тазалыгын бетерде.
Соңлап кайтуының сәбәбе дә юк-бар түгел иде шул – бергә хезмәт иткән дусты кинәт вафат булды. Шуны соңгы юлга озатырга барды. Христиан тәртибе буенча, зираттан кайткач, бер кафеда искә алу мәҗлесе оештырып, шунда бераз утырдылар. Аннары вафат иптәшенең хатыны Маринаны өенә озата китте.
Алар, төрле милләттән булганга, гаиләләре белән сирәк аралашты. Менә бүген дә, уртак сөйләшер әлләни сүзләре юк иде, шулай да вакытны суздылар. Марина өенә чакырмады, әмма Тәүфикъ, үзенең үтә гадилеге аркасындамы, тартынмый-нитми хатынның фатирына да кереп китте, чишенеп залга да узып утырды. Марина аның шулай үз итеп йөрүенә бер дә каршы түгел иде. Украина ягыннан килеп, берүзе, туганнарсыз яшәп яткан хатын булганга, хәсрәтен кем белән дә булса уртаклаша алу мөмкинлеге туганга, берчә куанды да әле.
Сүз артыннан сүз бәйләнде, плитә өстендәге чәйнек тә әллә ничә кайнап, әллә ничә сүнде, кесә телефоннарының ярылырдай булып шалтыравы да бу икәүне сүзеннән бүлә алмады. Марина сөйләде дә елады, сөйләде дә елады. Тәүфикъ тыңлады да тыңлады, тыңлады да тыңлады. Беренчедән, иптәшенең хатынын ул чынлап та кызгана иде. Икенчедән, шушы йомры гына, матур гына хатынның, ягымлы тавыш белән урыс, татар, украин сүзләре кыстырып, җыен юк-бар сүзне ваклап-ваклап, әллә нинди матур төсмерләргә кертеп бизәп бирүен тыңлап утыру үзе бер ләззәт, үзе бер рәхәтлек иде.
Шуңа ул, иртәгесен эшеннән чыгуга, «болай гына», дигән булып, тагын шалтыратты. Тагын хәл белергә дип кенә керде дә тагын дөньясын онытты. Ул «тагын»нар ешаеп, гадәткә әйләнде.
Дөресен генә әйткәндә, баштарак Тәүфикъ, гашыйк булдым, дип тә әйтә алмас иде. Тик тора-бара, өенә кайтса, Маринаның йомшак тавыш белән баладай лепелдәве җитмәгән кебек тоела, аны ике-өч көн ишетми торса, күңеленә рәхәтлек бирә торган ниндидер бер мөһим нәрсәсен югалткандай тынгысызлана башлый торган булды.
Үзе дә сизмәстән, ир Маринаның ихтыярсыз корган пәрәвезенә ныграк ябыша барды. Куалап кертмәсәң, чиркануыннан чебен дә кунмый башлаганчы ваннага кермәгән Тәүфикъ Маринага барасы көнне бәйрәмгә җыенган кебек җыенды: иртән торып душ керде, яхшылап кырынды, йөз ел кагылмаган одеколоннарын табып сөртенде, чистадан-чистага киемнәрен алыштырды. Шушы эшләр белән мәшгуль булганда, бертуктаусыз, кинәт күңеленә килә башлаган, исеме дә, җисеме дә таныш булмаган әллә нинди берсеннән-берсе матур көйләр көйләде.
Ирендәге бу үзгәрешләрне Фәния күрмәде түгел, күрде, әлбәттә. Баштарак ул моңа, картая башлагач акыл керәме, әллә булганы чыгамы, дип, иронияле көлү призмасы аша карады. Хәл куера барган саен, аның да йөз рәвеше үзгәрде. Иренең иртәнге кәефле йөзен күрүгә, ниндидер коточкыч хәл буласына ишарәләгәндәй, тәне буйлап кинәт курку йөгерде. Кыланмышына бернинди аклану да, аңлатма да йолкып ала алмаганлыгыннан үртәлеп, ире чыгып китү белән кухня өстәленә бөгелеп төшеп еларга кереште.
Эт китсә, эт урынына эт килә, дигәндәй, Тәүфикъ Марина иренең суынырга да өлгермәгән урынын үзе дә сизмәстән һаман били барды.
Марина да моңа һич каршы түгел иде. Ирен инде барыбер кире кайтарып булмый, ә хатынга яшәргә кирәк. Ярдәм итәр башка кешесе юк. Өйләнгән кеше булса ни, кияүгә чыгарга җыенмый бит әле аңа Марина.
Тәүфикъ бу тол хатын янында яңа программа кертелгән иске компьютерны хәтерләтә иде. Үзе шул ук, ә мөмкинчелекләре икенче.
Аның янына керәсе булса, кибеттән олы сумка белән ризык җыйды. Марина эштән арып кайта, өлгерә алмый бит. Хатын аның авыр сумкалар белән килеп керүен шаулап, ай-вайлап, Тәүфикъны мактауларга күмеп каршы алды. Ир кешегә күп кирәкмени? Тора-бара, нәкъ Маринаның үлгән ире кебек үк, Тәүфикъ та хатынның карашыннан ни кирәген аңлый башлады. Маринага салкын булмасын өчен, йокы бүлмәсендәге тәрә­зәләр алышынды. Марина акча тәкъдим итсә дә, ала алмады аны Тәүфикъ. Бер ярдәмсез хатын-кыз бит инде ул, акча кирәк урыннары күп булыр әле. Кухняда, кабыза алмый интекмәсен дип, электр плитәсе белән духовка да алышынды. Ертыгы аягына эләгеп интектермәсен өчен, коридордагы линолеум да чыгып очып, урынына яңасы кайтты. Чын солдатларча җиренә җиткереп, үтә фидакарьлек, тугрылык белән башкарды Тәүфикъ бу эшләрне. Эт кебек чапты да чапты, ташыды, какты, җайлады, майлады. Тик Марина гына көләч йөзендәге риясыз нурлары белән коендырсын да балаларча шат көлү белән көлә-көлә гел лепелдәп торсын.
Хатын да үз чиратында сүзгә, мактау­ларга саранланмады. Тәүфикъның бар кылганын зурлап, эшләгән һәр вак-төяген күреп, мактады да мактады. Ирне гомер татып карамаган ят ризыклар белән сыйлый-сыйлый, җырлый-җырлый, ул тапканны әвеш-тәвеш китерде.
Андый талант меңгә бер генә биреләдер. Хәзерге заман хатын-кы­зында гомумән сирәк ул, татар хатын­нарында бигрәк тә. Маринада, нин­ди генә хәлгә юлыкса да, нинди генә мораль-этик чолганышта калса да, сүзенә ышандыра, виртуоз осталык белән барчасын бөтереп үз яклаучылары лагерена күчерә, үзен кызгандыра, жәлләтә, үзенә кирәк якка бөгә белү таланты бар иде. Болар барысы да аның самими карашлары артына яхшылап яшерелгән генә иде.
Үз лагерендагы югалтуларны күреп, Фәния акылдан шашты. Куып чыгарып та карады. Аннары үзе үк, авылдан әниең килде, дип, Тәүфикъны эшеннән җилтерәтеп өенә алып кайтты.
Егерме ел буе алып киләсе килми, миллион сәбәпләр табып һаман сузып йөргән Фәния кайнанасын төн эчендә җыеп алып китте. Бичара әби, ни булганын да аңламый, күршеләре белән хушлаша да алмый китеп барды.
Фәния, гаиләне читләтеп оча башлаган акчаларын кызганып, әйдә кредитка машина алыйк әле, дип кыстый башлады. Ә дигәнче шәһәрдәге бөтен банкны әйләнеп чыкты. Акча бирмәделәр. Ник бирмәгәннәрен Фәния аңлап та бетермәде. Нишләргә соң? Тагын нәрсә уйлап чыгарып тышауларга бу бозауны? Аптыраганнан ул кызын да әтисен юмалауга күндерде.
Алай иттеләр, болай иттеләр, тик хәл үзгәрмәде. Әнисе килгәч, Тәүфикъ өенә ешрак кайтты, әлбәттә. Тик тегендә дә юлны суытмады. Марина кызганыч иде.
Фәниянең сабыр канаты сынды. Тәүфикъның чираттагы оҗмахыннан әйләнеп кайтуын ул ишек төбендә уклау һәм саплы таба белән коралланып каршы алды. Малайлар белән сугышып үскән кыз ла ул! Менә, белгәненең кирәге чыкты.
Ире ишекне ачып җибәрүгә, игълансыз һөҗүмгә ташлан­ды Фәния.Алгы планга авыр артиллерия чыкты. Аямый, Тәүфикъның башына саплы таба очты. Ул да булмады, муен тирәсенә калын уклау төште. Яхшы кәеф белән көй көйләп, оҗмах болытларыннан төшеп кенә баручы ирне бу көтелмәгән һөҗүм үзе генә дә аяктан егарлык иде. Уклау белән табаның тагын бер кат уңышлы гына сылануы өстәлгәч, ир гөрселдәп тупсага ауды.
Фәния иренең болай тиз генә бирешеп егылуын көтмәгән иде. Шуңа ул куркуыннан башта кычкырып җибәрде. Аннары, кулындагы коралларын кухня ягына атып, ирен тупса аша өйгә сөйрәп кертә башлады. Авыр иде, каһәр. Ике улактан ашап симереп бетте, сөйрәп кенә ала торган да түгел үзен, дип зарланды Фәния эченнән. Үзе тагын, аңына килеп кыймылдый башлаган ирен, күз яшьләренә буыла-буыла, каяндыр кулына килеп эләккән сумкасы белән уңлы-суңлы бәргәләргә тотынды.
Бик озак ятмады Тәүфикъ. Сикереп торып, Фәниянең кулыннан сумкасын йолкып алып ачык ишектән коридорга очырды. Аннары, сүзсез-нисез генә бүлмәсенә кереп ишеген шапылдатып япты да, нидер сөйрәп китереп яхшылап терәтеп, тынып калды. Гарьләндеме? Гаебен таныдымы? Коридорда – җыелган күрше-күлән, буй җиткән кызы, хәтта ун ел аягына баса алмаган әнисенә тиклем таягына таянып чыгып баскан иде – оялмаслыкмы? Сугыштан кайткан ир бит әле ул! Тик тамашаның куеруын көткән күршеләрне иң гаҗәпләндергәне Тәүфикъның хатынына кул күтәрергә базмавы булды. Ирлеген югалтмаган үзе тагын.
Тәүфикъ, бүлмәсенә кергәч тә, антре­сольдән яшь чагында аракы төяп йөрүдән башка бернигә ярамаган дипломатын алды. Кайсы-ничек килеп эләккән носкиен, хатыны үзенә алыштырырга дип әзерләп куйган киемнәрен тутырды. Аннары, шкаф эченнән юл сумкасын сөйрәп чыгарып, күзенә чалынган бар нәрсәсен шунда ата башлады.
Гүр тынлыгында калган бар халык арасыннан, беркемгә ләм-мим бер сүз катмый, сумкаларын горур гына күтәреп, башта фатирының озын коридорыннан, аннары баскыч мәйданчыгыннан узды да чыгуга – машинасына табан юнәлде Тәүфикъ.
Эх, гомер иткән «Запарае» да, бер могҗиза булып, тиз генә шатырдап эшләп китсә, ала-алганнан бирле күрсәткән бар җәфаларын гафу итәрлек булыр иде. Бер ычкынсамы, бөтенләй башкача яшәргә тиеш бит Тәүфикъ!
Юк икән. Язмаган. Тәүфикъка калса, могҗиза ул килеп борыны белән төртелгәч тә кире качарга мөмкин. Язмаган аңа кешечә яшәргә. Кермәде хәленә «Запарае».
Кабынуын кабынды ул, әлбәттә. Тик, һәрвакыттагыча, йөз кат әфсен-төфсенне укыганнан соң гына. Ул арада подъезд ишегендә Фәния пәйда булды да, кулларын биленә куеп, котсыз карашы белән Тәүфикъның машинасына төбәлеп тора башлады.
Әнә ул гайрәтле итеп кулларын болгый, авызын килбәтсез зур ачып нидер кычкыра. Тик, калтырануыннан колаклары гөжләгәнгә, хатынының ниләр кычкырганын ишетмәде Тәүфикъ.
Ир, үзенә яхшы бәя бирергә өлгерсә дә, хатынын, чынлап та, бәһаләп бетермәгән булган икән.
Язмышының каршылыгы булдымы, әллә, этаж саен тәрәзәләргә капланып тамаша кылган күрше-күләнне шак­катыру ниятеннәнме, тырылдык «Запарае» белән соңгы тапкыр почет кругы бирәсе килеп китте Тәүфикъның. Хушыгыз, янәсе! Китсәгез, менә шулай китегез, егетләр! Һәм текә генә иттереп, китәсе юлыннан борылды.
У-у-у, Фәнияме, болай гына бирешәме соң? Утка кереп, ярсыган тайларны авызлыклаучы хатыннар шушы токымнан, җәмәгатъ. Инде Тәүфикъ, китәсенә тәмам ышанып, кыланмышына романтик төс кергәндә, артык дулкынланудан бераз чыланып алган күзләрен ышкый-ышкый, почет кругының соңгысын ясап маташа иде. Шулчак... Фәниянең гайрәте алдында сугыш кораллары кирәксез бер пүчтәк иде. Ул үзен-үзе атты! Ике дә уйламый, күлмәк итәкләрен җыеп йомарлап кына тотты да үз янына якынлашучы «Запарай»ның алгы капотына бар көченә йөгереп килеп сикерде!
Мондый хәлне күрмәгән машина «аһ!» итте. Башта чыелдады. Аннан шатырдады. Һәм туктады.
«Җибәрмим! Җибәрмим! Җи­бәрмим!»
Хатынының шушы үзәк өзгеч тавышыннан, ачуының ярсып кайна­выннан күзләре томаланып, тәрәзәсенә нәрсә килеп капланганын аңламый торды Тәүфикъ. Кырый тәрәзә турысыннан хатынының таныш носкилы аяклары болганып тора башлагач кына капот өстендә Фәния ятканын аңлады.
Бу хәлдән куркып киткән Тәүфикъ, нишләптер, бар көченә тагын газга китереп басты да, капот өстендә матур чәчкәле халаты байрак урынына җилфердәтеп ятучы Фәниясен дә, чарасыз, яңа почет кругына алып кереп китте.
«Аякларым кәкре түгел, алар бары төзлекләренә чыдый алмаганга гына кәкрәешеп торалар», – ди иде безнең күрше авыл егете. Шуның шикелле, перестройка вакытында көлүдән ваз кичкән халык башларына кинәт төшкән бу көлкедән кәкрәешеп калды.
Кечерәйгән, төссезләнеп калган Тәүфикъ соңгы вакытларда яхшы кәеф белән, матур көйләр көйләп, йөгереп кенә төшәргә гадәтләнә башлаган баскычтан, аякларын чак-чак сөйрәп, гомер иткән һәм алга табан да гомер итәчәк фатирына таба юнәлде.
Фәния күптән җилтерәтеп алып менеп киткән дипломатыннан әнә, үч иткәндәй, Марина бүләк иткән дезодорант баллоны төшеп калган. Әле сөртенгәне дә юк иде.
Тәүфикъ баллонны бик озак кулында әйләндереп карап торды да, тәрәзә тупсасына куеп, өскә укталды. Тик, нигәдер тукталып, кире борылып төште дә баллонны ачык тәрәзәдән урамга ташлады. Үткәннәренә, сөекле Маринасына, аның белән булырдай матур тормышына соңгы сәламе иде бугай бу аның...
Шуннан соң озак та тормый, үгет-нәсихәт белән, бер дә кияүгә чыгасы килеп тормаган кызын кияүгә бирде Фәния. Тәүфикъны, этлек уйларга вакыты калмасын дип, муеныннан мәшәкатькә, бурычка күмде. Кайчандыр җилгә очкан акчаларын кызганган чаклары да булгалады Тәүфикъның. Нишлисең, эш узган. Аңа хәзер барыбер иде. Тик сорамасыннар, тинтерәтмәсеннәр, йолыккаламасыннар. Шуңа ул үз кабыгы эченә көннән-көн тирәнрәк яшеренде. Төссезләнде, үтә күренмәлегә әйләнде.
Менә туйда да буш урынны бизәп куйган, үзе дә буш бер нәрсә кебек кенә утырды. Тәүфикъ дигән Савыты бар, ә эчендә Үзе юк иде. Кайда Ул? Беркем белми. Бәлки, теге вакытта да баскыч буйлап өскә Савыты гына менеп киткәндер, ә Үзе машинасында утырып калгандыр? Һаман шундадыр. Бер тарафта да юк бит ул хәзер. Тәүфикъ дигән исеме генә йөри, көек булып.
Ә Фәния бәйрәм итте! Муенына урап, кендегенә кадәр салынып торган төймәләрен орден-медаль урынына чылтыратып, үзенең Җиңү көнен бәйрәм итте!
Тик Илүсә генә, гаҗәпләнү тулы моңсу карашын бер бәхетле әнисенә, бер бәхетсез әтисенә, бер янында хәмер­дән кәефләнеп утырган кияү тиешле кешесенә ташлап, аптырап, күшегеп утыра бирде. Аның йөзенә дә атасының чырай чалымнары керә башлаган иде инде.
 
 

Лира ИБРАҺИМОВА.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан

 

 

 

 

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/Изображение от senivpetro

 

 

 

 

 

Комментарийлар