Логотип «Мәйдан» журналы

Буран

Ул, мөгаен, ерак-еракларданУт яктысын күреп килә дә,Дулап, ыңгырашып, авыр сулап,Тәрәзәмә минем сөялә.Үпкәлидер −тавышыннан һаманГөрләвекләр җырын көткәнгә....Нишлим,килде,килде кыш фасылы,Язгы ташу к...

Ул, мөгаен, ерак-ераклардан
Ут яктысын күреп килә дә,
Дулап, ыңгырашып, авыр сулап,
Тәрәзәмә минем сөялә.
Үпкәлидер −
тавышыннан һаман
Гөрләвекләр җырын көткәнгә.
...Нишлим,
килде,
килде кыш фасылы,
Язгы ташу калды үткәндә.
 
Тик син, буран, юкка сөенәсең:
«Таптым, − диеп, − сагыш әсәре!»
Үткән язны сагынудан бигрәк,
Татлырактыр көтеп яшәве!
 
Кумыйм сине, буран, үз янымнан,
Тик бер серне белеп сарыл син:
Тәрәзәмдә ут сүнгәчтен генә
Мине яздан килеп алырсың.
 

Мөдәррис ВӘЛИЕВ


Фото: https://vk.com/



«Мәйдан» №12, 2020 ел

Комментарийлар