Логотип «Мәйдан» журналы

«Булмас» дигән

Әйтмәгез сез берәүгә дә: «Булмый синнән,Бу эшкә бит бик күп сәләт кирәк!»Күз алдымда күпме «сәләтсезләр»Бөек булды! Нәкъ сез «булмас» дигән!Җырчы булып беркем тумый җиргә,Тавыш үзгә, гаҗәп күлмәк кигә...

Әйтмәгез сез берәүгә дә: «Булмый синнән,
Бу эшкә бит бик күп сәләт кирәк!»
Күз алдымда күпме «сәләтсезләр»
Бөек булды! Нәкъ сез «булмас» дигән!
Җырчы булып беркем тумый җиргә,
Тавыш үзгә, гаҗәп күлмәк кигән.
Борма-борма юллар аша үтеп,
Моңнар туа! Нәкъ сез «тумас» дигән!
Шагыйрь булып туучылар сирәк!
Каләм тутык! Үзен күккә чөйгән!
Кем югалту, кем табышлар аша
Шигырь яза! Нәкъ сез «язмас» дигән!
Аяк бармагында пумаласы –
Шундый рәссам җирдә! Яшәү ямен сөйгән!
Мин кулларым белән ясый алмыйм...
Рәсем ясый! Кем «сәләтсез» дигән!
Белгеч булып, күрсәтсәләр хаталарын,
Өмет белән максатына килгән.
«Тупас» диеп яраламыйк юкка,
Күпне сизә! Нәкъ сез «сизмәс» дигән!


Алинә ХИСАМИЕВА


Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

Комментарийлар