Логотип «Мәйдан» журналы

Булган икән, бар икән бит

Булган икән, бар икән бит,Сиңа илтер якты юллар.Ә мин барам тар сукмактан,Давыл үткән урман – еллар. Курку ала бар йөрәкне,Ясап булмый читкә адым.Җүләрлекме, сыналумыКарурманда адашканым?.. ...

Булган икән, бар икән бит,
Сиңа илтер якты юллар.
Ә мин барам тар сукмактан,
Давыл үткән урман – еллар.
 
Курку ала бар йөрәкне,
Ясап булмый читкә адым.
Җүләрлекме, сыналумы
Карурманда адашканым?..
 
Юллар кирәк, эзләгәнем –
Җылы көнгә илтер юллар!
Мине көтә синең күзләр,
Толымнарың, синең куллар.
 
Ә мин менә адаштым да
Тар сукмакка береккәндәй
Йөри бирдем. Еллар оча
Өмет юктан өреккәндәй.
 
Йөри бирдем – тапмам диеп:
Таулар ята арада дип,
Урман ята арада дип,
Дәрья ята арада дип,
Безгә каршы бары да дип.
 
Хисләремнең чәбәләнеп
Хәлсез калган бер мәлендә
Синнән хәбәр алдым менә,
Онытканда, көтмәгәндә.
 
Уйларымда сиңа очам,
Якты юллар җәйрәп ята.
Сукмакларым күзгә карый:
Бер киткәнсең... Инде кайтма.
 
Кайтма диләр сердәш җилләр,
Үз юлыңны табар чагың.
... Сине җуймас өчен җаннан
Ераккарак китәм тагын...
 
Булган икән, бар икән бит,
Сиңа илтер якты юллар...
 

Факил САФИН


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар