Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген

Яр буенда диңгез белән бергәҮксим бүген! Давыл шундый үз.Дәһшәт дулкын булып бар дөньягаКычкыргандай итә, түз дә түз... Тирән диңгез булып ирек кайный,Чолганып та куя хисләргә.Күк йөзе дә зәңгәр...

Яр буенда диңгез белән бергә
Үксим бүген! Давыл шундый үз.
Дәһшәт дулкын булып бар дөньяга
Кычкыргандай итә, түз дә түз...
 
Тирән диңгез булып ирек кайный,
Чолганып та куя хисләргә.
Күк йөзе дә зәңгәр төсле түгел,
Яз килсә дә туган җирләргә.
 
Тәңре кодрәтендә бер зур бушлык,
Узып кына булмый очып та,
Төпсез киңлекләрнең давылында
Югалтусыз булмас калып та.
 
Тоемларга вакыт җиттеме соң?!
Узылганмы гомер юк-барга.
Кая ашыккандыр язмышыбыз,
Бәхет булган юкса гел янда.
 
Коры җирдә диңгез үксеп елый,
Бүген давыл безгә шундый үз.
Диңгез улагандай кайный дөнья,
Җитсен генә көчләр! Түз дә түз!
 

Алинә ХИСАМИЕВА


Фото: https://vk.com/

 
«Мәйдан» №8, 2020 ел.

Комментарийлар