Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген язучы, шагыйрь Рафаил Газизовка 75 яшь!

Бүген язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты Рафаил Шәкүр улы Газизовның юбилее — 75 яшь!Рафаил әфәндене гомер бәйрәме белән чын күңелдән котл...

Бүген язучы, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Илдар Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты Рафаил Шәкүр улы Газизовның юбилее — 75 яшь!
Рафаил әфәндене гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Тән, җан саулыгы, озын гомер телибез.
Журналыбызда басылып чыккан Рафаил Газизовның шигырьләрен сезнең хозурыгызда да тәкъдим итәбез.

 
 
Хә­ләл
Хә­ләл ри­зык, хә­ләл ту­ган җир,
Хә­ләл тел­нең эн­җе сүз­лә­ре,
Һәр­бер сү­зе зат­лы, егәр­ле,
Шул бер сүз­не исән-имин ки­леш
Бү­ген­ге­гә ил­теп җит­ке­рәм дип
Хал­кы­быз­ның үл­гән мең­нә­ре.
Бол­гар таш­ла­ры­на кү­ме­леп
Кал­ган, им­гә­тел­гән ул сүз­ләр,
Ка­зан яу­лан­ган­да ул сүз­ләр­не
Чәр­дәк­лә­гән ук­лар, сөң­ге­ләр.
Да­ла­лар­да йөз­ләп шә­һәр ята,
Туф­рак, ком­га, көл­гә кү­ме­леп,
Бу яу­лар­да ба­һа­дир­лар бе­лән
Га­зиз сүз­ләр үл­гән иң элек.
Соң­гы яра ал­ган ул яу­гир­нең
Ни­чек сүн­де ми­кән күз­лә­ре –
Бел­мим, лә­кин ире­нен­дә бул­ган
Ту­ган тел­нең га­зиз сүз­лә­ре.
Ха­лык тар­кал­ды­мы, әл­лә хол­кы
Чып­чык те­зен­нән дә тү­бән­дә,
Ә хөр­ри­ят та­рих чон­гы­лын­нан
Кү­тә­рел­гән кан­лы сүз­ләр­дә.
Хә­ләл ри­зык, хә­ләл ту­ган җир­ләр,
Хә­ләл тел­нең га­зиз сүз­лә­ре,
Шул сүз­ләр­не як­лап хал­кы­быз­ның
Шә­һит кит­кән асыл мең­нә­ре...
 
Бул­ган!
Чы­быр­кы­лап, кем­не бо­гау­лап
Ку­ган чак­та биш мең мор­за­ны,
Не­ва тот­кын­на­ры ка­ле­бен­дә
Иман кә­ли­мә­се бул­ган­мы?
Бул­ган!
 
Кир­мән, Кат­мыш имән­нә­рен кис­кән,
Ко­раб тө­зү өчен ур­ман­ны,
Авыл­даш­ла­рым­да, лаш­ман­нар­да
Иман кә­ли­мә­се бул­ган­мы?
Бул­ган!
 
Га­фи­ят Нигъ­мә­тул­лин1 ун­си­гез кат
Яра­ла­нып җиң­гән дош­ман­ны,
Әсир­лек­кә ал­ган, кү­ңе­лен­дә
Иман кә­ли­мә­се бул­ган­мы?
Бул­ган!
 
Хал­кы­быз­да ул һәр­ва­кыт бул­ган,
Без­не бит дин, Ал­лаһ сак­ла­ган,
Чөн­ки хал­кым исе­мен та­рих­лар­да
Ты­рыш хез­мәт бе­лән ак­ла­ган.
 
Ыша­ныч­лы ут күр­ше­ләр бу­лып,
Сәү­дә итеп, иген үс­те­реп,
Дәү­ләт төз­гән бө­ек ха­лык ди­еп
Бе­лә та­тар­лар­ны ке­ше­лек.
 
Һа­ман баш­ка су­гып тор­са­лар да,
Бу­тап җан­ны, бу­тап ту­ган­ны,
Иман кә­ли­мә­се һәр­ва­кыт та
Хал­кым кү­ңе­лен­дә бул­ган­мы?
Бул­ган!
 
Га­фи­ят Нигъ­мә­тул­лин1 – Та­тарс­тан­ның бе­рен­че Со­вет­лар Со­ю­зы Ге­рое, авыл­да­шым.
 
Бе­рен­че де­кабрь
Шы­гыр­дат­ма кар­ны, уҗым­нар­ны
Уя­тыр­быз, әле ир­тә­рәк,
Кыш­ның ту­ган кө­не, без кыр­лар­дан
Әй­лә­нер­без яз­лар җи­тә­рәк.
 
Җил­ләр ге­нә ап-ак ка­на­тын­да
Җил­кән-җил­кән бу­ран уй­на­та,
Кыр­да нәр­сә ге­нә эш­лән­сә дә,
Асы­лын­да эш­нең җыр ята.
 
Үз ава­зы, үз аһ­ла­ры бе­лән
Яши җир­дә, күк­тә һәр­бер җан,
Шу­ңа кар ас­тын­нан уҗым­нар­ның
Су­лыш алу­ла­рын ише­тәм.
 
Йом­шак кы­на ба­сып юл­га чы­гыйк,
Йок­ла­сын кыр, әй­дә, уят­мыйк,
Би­шек җы­ры көй­лә­сен­нәр җил­ләр,
Ис­сен җил­ләр ку­быз уй­на­тып.
 
Та­бын­нар­ның һәм туй­лар­ның яме,
Өмет офык­ла­ры – уҗым­нар,
Ан­нан я чиш­мә­дән, я тор­на­лар
Алып ки­лә юеш бо­рын­нар.
 
Юк, уят­мыйк әле уҗым­нар­ны,
Җил­фер­дә­сен алар кү­ңел­дә,
Әле ба­су­лар­да са­бый кыш­ның
Җил­кән бу­ран­на­ры йө­ге­рә.
 
Җи­ңү ха­кы
Иген­че­нең сү­зе кыс­ка аның,
Ба­су­ла­ры сөй­ләр кал­га­нын.
Су­гыш ва­кы­тын­да иген ур­ган
Ха­тын­нар­ның аңын җуй­га­нын,
 
Ачы­гу­дан. Иген үс­тер дә син
Үзең югалт кыр­да аңың­ны,
Уй­ла­ган­дыр шә­һит кит­кән ирен,
Өен­дә­ге ике са­бый­ны.
 
Уч­ма­лар­ны кы­сып кө­не буе
Ки­мет­мәк­че кай­гы-хәс­рә­тен,
Аң­ны җуя-җуя өмет итеп
Бө­ек юл­баш­чы­ның рәх­мә­тен.
 
Җи­ңү ди­еп, кы­зыл олау, ди­еп,
Са­гыш бе­лән бу­ып бил­ләр­не,
Ба­ла­ла­рын зи­рат­лар­га та­шып
Сак­лап кал­ды алар ил­ләр­не.
 
Кил­де җи­ңү! Олы шат­лык, бә­хет!
Лә­кин ире кал­ды фронт­та,
Ятим өй­дә япа-ял­гыз яши,
Ике са­бые да зи­рат­та.
 
Шул ка­бер­ләр бе­лән үл­чә­нә­ме
Яти­мә­нең кай­гы, шат­лы­гы?
Җи­ңү бе­лән бер­гә бу ха­тын­га
Егер­ме биш­тә кил­де карт­лы­гы...
 
Рән­җеш
Ин­де без­гә акыл ке­рер ва­кыт,
Әл­лә ин­де чы­гып бет­те­ме?
Баш­ка пер­си­дә­тел җик­кән ат­лар –
«А­пол­лон» йә «Май­коп» тип­те­ме?
 
Ул сын­дыр­ган чак­та чал­гы­лар­ны,
Фа­шист­лар­ның «тигр­»ы сы­ман,
Ул ту­ра­ган чак­та «у­фал­ла»­ны,
Үте­рү­че угы­ры сы­ман,
 
Ул тип­кән­дә итек бе­лән арт­ка,
Ун­бер яшь­лек са­бый ма­лай­га,
Си­гез яшь­лек ятим эне­се­нә,
Яшен ник сук­ма­ды аңар­га?!
 
Яке ел­га­сын­да пе­чән бил­дән,
Чә­че­леп кал­дык шу­ңа кү­ме­леп,
Ни­чек үте­рер­гә мо­ны, ди­еп
Гө­наһ уй­лар ту­ды иң элек.
 
Үтер­мә­дек, ә бик ки­рәк иде,
Күп­ме ятим­нәр­не из­де ул,
Су­гыш шә­һит­лә­ре ята­гын­да
Ала­бай күк тә­гә­рәп йөр­де ул.
 
Ин­де без егәр­гә ти­ен­гән­дә,
Аны Ма­ма­дыш­ка сөр­де­ләр,
Без си­ңа кол­хоз­чы тү­гел, ди­еп
Эш­тә­ге­ләр то­тып из­де­ләр.
 
Оч­рый иде кай­чак, буе кыс­ка,
Чит­кә ка­рап сөй­лә­шә иде,
Күр­мә­меш­кә са­лы­нып узып кит­сәм,
Әл­лә ка­ян эн­дә­шә иде.
 
Лә­кин һәр­чак ара­быз­да тор­ды
Те­ге тет­кә­лән­гән «у­фал­ла»,
Үл­гән­че­гә ка­дәр шүр­лә­гән ул:
«Нәр­сә язар, – ди­еп, – уф, Ал­ла?!»
 
Язам. Бу­рыч – тү­ләү бе­лән ма­тур,
Гө­на­һы­сы бул­сын үзе­нә,
Бе­рәр бән­дә ис­мен тел­гә ал­са,
Күз­лә­ре­мә җәл­лад кү­ре­нә...
 
Дөнья – ба­су кы­ры
Кыр­ла­рым­ның офы­гын­да ур­ман,
Ул бул­ма­са, чи­ге юк ке­бек.
Дөнья мәй­да­ны­на юл­лар са­ла
Ты­рыш хал­кым ик­мәк үс­те­реп.
 
Кыр­лар – ур­ман­нар­дан ур­ман­га­ча,
Га­сыр­лар­дан кү­чә га­сыр­га,
Сөл­ге­се­нә ик­мәк ку­еп чы­га
Дөнья ди­гән олы ба­су­га.
 
Ки­ле­гез сез без­гә ку­нак бу­лып,
Иб­не Фад­лан ке­бек – күч бе­лән,
Ки­ле­гез сез га­зиз Пла­не­та­ны
Яңар­та­быз ди­гән эш бе­лән.
 
Ыша­ныч зур: ми­нем га­зиз хал­кым
Га­ләм сок­ла­ныр­лык эш бе­лән,
Дөнья мәй­да­нын­да ут уй­на­тыр
Аек акыл, хә­ләл көч бе­лән.
 
Кыр­лар дә­лил, эш­ли бе­лә хал­кым,
Күр­ше­ле­ге аның сы­нал­ган.
Туг­ры­лы­гы га­сыр­лар­дан ки­лә,
Та­тар дәү­ләт тот­кан ел­лар­дан.
 
Ки­рәк тү­гел без­гә ят­лар җи­ре,
Без­нең кү­ңе­ле­без – кыр­лар­дан,
Ты­ныч­лык­ны иген­че­дән ар­тык
Сөй­гән зат юк, бул­мас, бул­ма­ган.
 
Бә­хет иле
Ку­нак җыя ке­ше. Та­бы­ны­на
Куя ба­рын-югын,
Очып йө­ри, әзер­лә­неп,
Рә­хәт бу­ла, кы­ен.
Өй­ләр куп­шы­ла­на, кө­леп то­ра,
Хет җом­га­ны үт­кәр.
Мә­чет сы­ман бал­кый, нур­лы,
Як­ты­ра­дыр күк­ләр.
Бер кә­ли­мә яра­мас сүз
Оч­мый сөй­ләш­кән­дә,
Бү­ген мон­да сан­ду­гач­лар
Гы­на сер­лә­шә лә.
Бү­ген мон­да са­бый­лар­ны
Ки­сә­тә­ләр ип­ләп,
Һәр га­мәл­не, иша­рә­не
Иман бе­лән сип­ләп.
Әнә ку­нак­лар да ки­лә –
Ко­яш ту­ла өй­гә.
Са­бый­лар­га ке­сә­ләр­дә
Күч­тә­нәч­ләр ки­лә.
Иң зур га­мәл – са­бый­лар­ны
Сө­ен­де­рү, көй­ләү,
Һәр сү­зе­ңә бер чү­меч бал
Са­лып кы­на сөй­ләү.
Пы­я­ла­дай үтә кү­рен­мә­ле
Ке­ше­ләр­нең кү­ңе­ле,
Коръ­ән укы­ла­сы бу өй –
Чып-чын бә­хет иле.
 
Без­нең эз­ләр­дән
Ал­ма­гач­лар ат­лый яз­га та­ба,
Кым­шан­ды­лар, тез­дән кар әле,
Ара­лар­да март­ның бу­ран­на­ры,
Ап­рель сал­кын­на­ры бар әле.
 
Ку­рык­мый­лар озын, авыр юл­дан,
Тә­вәк­кәл­ләр ге­нә таш яра,
Тә­вәк­кәл­ләр, иман­лы­лар гы­на
Яз ки­те­рә ала дөнь­я­га.
 
Ал­ма­гач­лар из­ге. Рән­җе­тер­гә,
Ки­сәр­гә дә хә­рам, ырым­лы.
Ал­ма­гач­лар ми­не ал­да­мас­лар,
Мин дә яз­га бор­дым юлым­ны.
 
Без бит бер­гә уз­дык мең бу­ран­ны,
Паль­ма тү­гел сал­кын күр­мә­гән.
Мин ыша­нам: Ке­ше­лек һәм Дөнья
Куз­га­ла­чак без­нең эз­ләр­дән.
 
Та­тар гар­му­ны
 
Си­нең эч­лә­рең­дә был­был­лар­дыр,
Моң­на­рың­да ка­ра ур­ман­дыр,
Си­нең тел­лә­рең­нән йө­ге­реп тө­шеп,
Чиш­мә агып ки­тә то­ра­ган­дыр.
 
Иң­гә ас­кан таль­ян гар­му­ны­на
Бө­тен та­тар җа­ны сы­яр­лык,
Кү­ңе­лен­нән са­гыш та­шып чык­са,
Ке­ше тү­гел, таш­лар елар­лык.
 
Ка­ян кил­гән бу моң, бу ти­рән­лек,
Кай­сы дәрь­я­лар­дан алын­ган?
Чөн­ки си­нең һәр­бер үк­сү­е­ңә
Та­тар фа­җи­га­се са­лын­ган.
 
Күп­ме сык­рау, кан­лы ың­гы­ра­шу,
Ка­зан шә­һит­лә­ре ава­зы,
Ты­пыр­чы­на гар­мун телл­лә­рен­дә
Яз­мыш­лар­ның без­гә яз­га­ны.
 
Уй­на, таль­ян, Са­бан туй­ла­рын­да,
Уй­на, таль­ян, чы­гып кыр­лар­га,
Ик­мәк тә­ме, дөнья, ке­ше га­ме
Җи­теп бет­ми әле җыр­лар­га.
 
Па­риж кап­ка­ла­ры ачыл­ды­лар
Таль­ян уй­нап кер­гән та­тар­га,
Гар­мун, На­по­ле­он­ны тез­лән­де­реп,
Җи­ңү бе­лән кайт­ты Ва­тан­га!
 
Бас­ма­чы­лар бе­лән бә­ре­леш­кә
Татб­ри­га­да җыр­лап юл чы­га.
Иң бе­рен­че пу­ля – гар­мун­нар­га,
Таль­ян уй­нап бар­ган ат­чы­га.
 
Җи­ңү­че­ләр рейхс­таг­ка исе­мен
Мо­ңы, ка­ны бе­лән яз­ды­лар.
Фронт­лар­да бер­гә су­гыш­ты­лар,
Үл­де сол­дат, үл­де гар­мун­нар.
 
Гар­мун бе­лән та­тар! Янә­шә­дә
Аты то­ра йө­гән чың­ла­тып.
Гар­мун уй­нап үтәр әле та­тар
Ки­ек Каз юл­ла­ры буй­ла­тып!..
 
Без – та­би­гать ба­ла­сы
Нин­ди гыйб­рәт­ләр­не ил күр­сәт­сә,
Ха­лык бе­лән бар­сын күр­дек без.
Ту­кай, Так­таш шигь­ри сү­рә­се­нә
Го­мер­ләр­не ку­шып үр­дек без.
 
Ча­ба­та­лар ки­еп үс­мә­сәк тә,
Рис­тан чү­әк иде аяк­та,
Фрон­то­вик­лар сү­зе ка­нун иде,
Алар ба­тыр­лы­гы ма­як та.
 
Ту­лы­сын­ча та­би­гать­нең улы,
Та­би­гать­нең кы­зы бул­дык без,
Ту­ган як­та тау­дан тү­гел, ай­дан
Чаң­гы бе­лән ча­на шу­дык без.
 
Кай­да куз­га­лак бар, бал­лы көп­шә,
Җи­ләк кай­да – бар­сын бел­дек без,
Тор­мыш ди­гән кө­рәш мәй­да­ны­на
Чиш­мә­ләр­дә агып кил­дек без.
 
Су бу­ен­да ни­чә тал үс­кә­нен,
Кай­сы күл­гә үр­дәк төш­кә­нен,
По­ши, бур­сык кай­да яшә­гә­нен,
Җир май­ла­ры кай­да үс­кә­нен
 
Без бү­ген дә әй­теп би­ра­ла­быз,
Без бит та­би­гать­нең үзен­нән,
Җир­дән ур­гып чык­кан чиш­мә­ләр­нең
Уй­нап тор­ган те­ре кү­зен­нән.
 
Ки­тап­ха­нә­ләр­не укып чык­кач,
Без укы­дык ал­ма­гач­ларны.
Сы­ер­лар­га кыш­ка пе­чән ча­бу
Яшь­тән ап­ты­рат­ты баш­лар­ны.
 
Са­бый чак­лар пар­тия һәм кол­хоз
Бе­лән ел­га­лар­да оч­раш­ты,
Алар без­нең уфал­ла­ны ват­ты,
Чал­гы са­бын, бау­ны ту­рап ат­ты,
Үзе­без­не юл­да ау­нат­ты.
 
Ау­нап үс­тек ил­нең чи­рә­мен­дә
Бәп­кә­ләр һәм че­би­ләр бе­лән,
Чи­рәм ке­бек үс­тек, бай­лы­гы­быз,
Сау­лы­гы­быз җир­нең үзен­нән.
 
Сөй­лә­шү­лә­ре­без – чиш­мә чы­ңы,
Кү­ге­без­дә тур­гай сай­ра­вы,
Кү­ңе­ле­без бо­лын­нар­дай ир­кен,
Ур­ман­нар­дай моң­лы шау­ла­вы.
 
Бү­ген­ге­ләр юләр са­на­са да,
Са­лып бир­гәч соң­гы ки­ем­не,
Без­нең бу­ын ту­ган җир ши­кел­ле
Эч­кер­сез һәм юмарт тү­гел­ме!?
 
Без­нең го­мер – таль­ян тел­лә­рен­дә,
Чиш­мә­ләр­нең те­ре кү­зен­дә,
Без­нең го­мер – чә­чәк таҗ­ла­рын­да,
Без­нең го­мер – на­мус кү­ген­дә.
 


«Мәйдан» №4, 2022 ел.




Комментарийлар