Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген язучы Роза Хәмидуллинаның юбилее!

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Роза Галимулла кызы Хәмидуллинаның юбилее!Роза ханым 1984 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапхан...

Бүген Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Роза Галимулла кызы Хәмидуллинаның юбилее!
Роза ханым 1984 елдан алып хәзерге көнгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә бүлек мөдире булып эшли, әдәбият тарихы музее белән җитәкчелек итә.
2007 елдан шәһәребез язучылар оешмасы каршында эшләп килүче «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе белән җитәкчелек итә. Аның актив катнашында «Ләйсән» берләшмәсе әгъзалары әсәрләреннән җыентыклар («Ләйсән тамчылары» (2007), «Ләйсән» – моңлы бишегебез» (2008), «Моң – дулкынында» (2011), «Әдәби Чаллы» (2014), «Әдәби Чаллы күгендә» (2021)) әзерләнде һәм басылып чыкты.
Чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, яңадан-яңа уңышлар, сүрелмәс иҗат дәрте телибез!
Роза Хәмидуллинаның «Зәкиябану» дигән хикәясен сайтыбыздан укый аласыз
УКЫРГА: http://maydan.tatar/zekiyabanu-xikeya/
Шулай ук Роза ханымның безнең ютуб каналында «тавышлы» хикәясен кереп тыңлый аласыз https://www.youtube.com/watch?v=PdcpXYxBdv0&t=16s

Комментарийлар