Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген язучы Илүсә Нәбиуллинаның туган көне!

Бүген язучы, журналист, укытучы Илүсә Салих кызы Нәбиуллинаның туган көне!Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗат уңышлары телибез! Илүсә Салих кызы Нәбиуллина 1958 елн...

Бүген язучы, журналист, укытучы Илүсә Салих кызы Нәбиуллинаның туган көне!
Каләмдәшебезне чын күңелдән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, иҗат уңышлары телибез!
 
Илүсә Салих кызы Нәбиуллина 1958 елның 27 мартында Мөслим районы Баек авылында туа. Туган авылында урта белем ала. 
Бишенче сыйныфта укыганда аның шигырьләре, мәкаләләре район газетасында күренә башлый. Соңрак мәктәп, авыл хәлләре турындагы мәкаләләрен республика газеталарына да җибәрә.
И.Нәбиуллина Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. Әлмәттә балалар бакчасында тәрбияче, «Әлмәт таңнары» газетасында бүлек мөдире булып хезмәт куя. «Татар радиосы»нда да эшли.
Илүсә Нәбиуллина үз көчен төрле жанрларда сынап карый. Аның чәчмә әсәрләре, тирән эчтәлекле мәкаләләре «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан», «Сөембикә», журналларында басылып чыга. Зурлар өчен «Миләш тәме», «Җанкаем», балалар өчен «Кояш бүләк итәм», «Бәхет утравы» дип аталган китаплары дөнья күрә.
2010 елдан Татарстан Республикасы Язучылар Берлегенең Әлмәт бүлеген җитәкли.
Илүсә Нәбиуллина – 2010 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Р.Төхвәтуллин (1994 ел), С.Сөләйманова (2010 ел) исемендәге премияләр лауреаты.

Комментарийлар