Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Шаһинур Мостафин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Журналыбызның даими авторы – танылган эзтабар язучы-архивчы һәм шагыйрь, Казандагы «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин бүген үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шаһинур Әхмә...

Журналыбызның даими авторы – танылган эзтабар язучы-архивчы һәм шагыйрь, Казандагы «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире Шаһинур Мостафин бүген үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
01_shaxinur_mostafin_01
 
Шаһинур Әхмәтсафа улы 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районындагы Арташ авылында дөньяга килә. Унбер балалы гаиләдә ул – иң өлкәне... Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп, урта белем ала. Аннары Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Диплом алгач, Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм биредәге «Советская Армия» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итә.
Республикабызның Мамадыш һәм Кукмара районнары газеталары редакцияләрендә эшләп, бай тәҗрибә туплаган Ш.Мостафин 1983 елның язында гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Шуннан соң ул Татарстан Мәдәният министрлыгының халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча Республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир, СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры, «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөдире, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары булып эшли. 2006 елдан башлап, хәзерге көнгәчә Шаһинур Әхмәтсафа улы «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире вазифасын башкара...
Ш.Мостафинның иҗади эшчәнлегенә килсәк, үзенең беренче шигырен ул, легендар патриот-шагыйребез Муса Җәлилгә багышлап, 1961 елның 20 февралендә – алтынчы сыйныфта укыган чагында яза. Шуннан соң Батырлыкка һәм Матурлыкка булган ихлас мөнәсәбәтен Шаһинур үзенчәлекле шигырьләрендә, поэмаларында, нәсер-парчаларында, әдәби-документаль кыйссаларында, тарихи-публицистик язмаларында даими чагылдырып барырга омтыла.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ш.Мостафинның журналистика, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге, эзтабарлык хәрәкәтендәге күпьеллык тынгысыз эшчәнлеге Кол Гали, Хөсәен Ямашев, Шәйхи Маннур, Мәҗит Гафури (Башкортстан), Риза Шәфи (Удмуртия) исемендәге премияләр, «Фидакарь хезмәт өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», М.Шолоховның 100 еллык юбилее уңаеннан чыгарылган «За гуманизм и служение России» медальләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең һәм Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты Рәисенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелә. 2007 елда аңа Мәскәүдә Россия Федерациясенең М.Ломоносов исемендәге мәртәбәле премиясе һәм алтын медаль тапшырыла. Татарстанда яшәүче язучылар арасыннан әлегә ул – бердәнбер лауреат!
65 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән 2013 елда Шаһинур Әхмәтсафа улы Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең, шулай ук Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир-әгъзасы (член-корреспондент) итеп сайлана.
Ш.Мостафинның соңгы еллардагы иҗади уңышларына килсәк, 2015 елда ул Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» агентлыгы оештырган «Бәллүр каләм» иҗади бәйгесендә икенче мәртәбә (бу юлы «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә) лауреат исемен яулый. 2017 елда исә эзтабар әдипнең «Ядрәләрне эреткән йөрәкләр» дип исемләнгән китабы «Елның иң укылышлы китабы» бәйгесендә җиңеп чыга һәм авторга I дәрәҗәле Диплом тапшырыла. Шул ук елда Шаһинур Әхмәтсафа улы, хәрби-патриотик теманы яктырткан язмалары белән «Бөек Җиңү каһарманнары» («Герои Великой Победы») дип исемләнгән Бөтенроссия әдәби конкурсында да катнашып, призер була – махсус медаль һәм Диплом белән бүләкләнә.
Хәзер исә Халыкара Журналистлар конфедерациясе һәм Бөтендөнья Язучылар ассоциациясе әгъзасы да булды.

Комментарийлар