Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Казанда татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны искә алу, каберен яд итү чарасы була

Бүген моннан 103 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктагач, җәсәден үзенең куенына алган Яңа Татар бистәсе зиратындагы Тукай каберенә, һәр елдагыча, чәчәкләр китереп, Тукай турында хәтер яңартылачак....

Бүген моннан 103 ел элек шагыйрьнең йөрәге тибүдән туктагач, җәсәден үзенең куенына алган Яңа Татар бистәсе зиратындагы Тукай каберенә, һәр елдагыча, чәчәкләр китереп, Тукай турында хәтер яңартылачак.
90B1C50E9739-1
Чарада Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин Коръән аятьләре укып, Мөхәммәтгариф улы Габдулла хәзрәтләре рухына дога кылачак. Чарада татар зыялылары, шул исәптән әдипләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр катнашуы көтелә.
ТР Мәдәният министрлыгы, Габдулла Тукай турында хәтер яңартып, аның каберен зыярат кылырга теләүчеләрне сәгать 10 да Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында автобус көтәчәк, дип ышандыра.
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, бүген кичке 5 нче яртыда Казанның Иске Татар бистәсендәге Мәрҗани мәчетендә “Сагынылган дога” – “Долгожданная молитва” дип аталган искә алу кичәсе уздырыла, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә. Кичә ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рәхмәтуллина (Санкт-Петербург) башлангычы белән оештырыла. Искә алу кичәсен уздыру фикерен ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Милли музее, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее, Ш.Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәнияте үзәге хуплап чыкканлыгы билгеле.
Чарада Мәскәү һәм Санкт-Петербург кунаклары – Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театры артисты Екатерина Толубеева, А.Миронов исемендәге Рус антреприза театры артисты Михаил Драгунов, А.С.Пушкинның Арбаттагы музей-фатиры мөдире Елена Шустова, Татарстаннан ТР Дәүләт камера хоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее вәкилләре катнашуы көтелә. Кичәдә Габдулла Тукайның шигырьләре татар һәм рус телләрендә укылачак, бөек шагыйрьнең тормышына нисбәтле фильм күрсәтеләчәк.
Бу көнне Мәрҗани мәчетендә 2 ядкарьдән, аерым алганда, Тукайның бабасы Зиннәтулла Әминовның 1868 елда басылган Коръәне (ТР Милли музей фондыннан) һәм классик рәссам Фәйзрахманов Әминовның (1908-1984) “Дога” – “Молитва” картинасыннан гыйбарәт күргәзмә оештырыла.1963-1965 елларда язылган әлеге картина Әминовлар гаиләсендә саклана һәм элек ул киң җәмәгатьчелекккә тәкъдим ителмәгән. Күргәзмәгә Санкт-Петербургтан рәссамның улы Фәйзулла Әминов кайтуы көтелә. 16-27 апрельдә Мәрҗани мәчете ярдәме белән әлеге картина казанлылар һәм башкала кунакларына Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда тәкъдим ителәчәк.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар