Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген утырткан кыяр мул уңыш бирәчәк?

Җәйнең уртасы килеп җиткәне сизелми дә калды. Тәҗрибәле бакчачылар июльдә нинди эшләр башкара соң? Бүген үсүче Ай Кыз йолдызлыгында була. Бу көннәрдә утырткан кыяр, укроп тиз үсеп китәчәк һәм мул...

Җәйнең уртасы килеп җиткәне сизелми дә калды. Тәҗрибәле бакчачылар июльдә нинди эшләр башкара соң?
 
1531738508_foto-ogurcy
Бүген үсүче Ай Кыз йолдызлыгында була. Бу көннәрдә утырткан кыяр, укроп тиз үсеп китәчәк һәм мул уңыш бирәчәк.
Бакчада утырту эшләре тәмамланды дип уйламагыз. Тәҗрибәле бакчачылар теплицада бушаган урыннарга көз ашар өчен кыяр, укроп, салат кебек яшел тәмләткечләр утырта. Көзге салкыннар башлангач та өстәлдә яшел кыяр булуы җәйне бик озак искә төшерәчәк әле.
Июль уртасында түтәлгә виола чәчкәләренең орлыкларын сибәргә онытмагыз, шулай итсәгез, киләсе язда бакчагыз аллы-гөлле чәчәккә төренер.
 
Фото: pixabay.com
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар