Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Фирүзә Җамалетдинованың туган көне!

Бүген язучы, шагыйрь, журналист, Фатих Хөсни һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фирүзә Җамалетдинованың туган к...

Бүген язучы, шагыйрь, журналист, Фатих Хөсни һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фирүзә Җамалетдинованың туган көне!
Фирүзә Исламетдин кызы Җамалетдинова – Фәтхетдинова 1960 елның 28 мартында Иске Кәкерле авылында туган. Авыл мәктәбендә укыган елларында ук район гәҗитендә аның үзе язган шигырьләре басыла һәм ул гәҗит укучылар арасында өметле каләм иясе буларак танылу ала. Туган авыллары мәктәбендә урта белем алгач, ул Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Чаллы каласына күчеп килә.
Яр Чаллыда 21нче мәктәптә укытучы булып эшләп ала, шуннан үз белгечлеге буенча, журналистлык эшенә күчә: Чаллыдагы «Таң йолдызы» гәҗитенең баш мөхәррире вазыйфаларын үтәгән. Соңрак «Мәйдан» журналында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.
2007 елда ул Казанга күчеп килә. Башта «Ватаным Татарстан» гәҗите редакциясендә, аннан Татарстан китап нәшриятында эшли. Соңгы вакытта Фирүзә Җамалетдинова «Казан утлары» журналы редакциясендә шигърият бүлеге мөхәррире булып эшли.

Комментарийлар