Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Фирдүс Тямаев #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушыла

Җырчы Фирдүс Тямаев, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.Онлайн-концерт бүген, 3 а...



Җырчы Фирдүс Тямаев, өйдә изоляциядә утырган барлык кешегә теләктәшлек күрсәтү максатыннан, #айдадомой онлайн-концертлар марафонына кушылды. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.



0131-1


Онлайн-концерт бүген, 3 апрельдә, 19.00 сәгатьтә башлана. «Татарстан Республикасы» ютуб каналында 13.00 сәгатьтә Роман Курчуганов концерты була. Фирдүс Тямаев концертына туры сылтама шушы концерт тәмамланганнан соң ачылачак.










#айдадомой онлайн-концертлар сериясе кысаларында Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Диләрә Ваһапова, Лэйна, Артур Шәмгунов, Илназ Сафиуллин, «Ямьле» вокаль төркеме, Зәринә Вильданова, CheekLaWeek ансамбле, шулай ук StandUp Club Kazan, Yummy Music: Malsi Music, Ilgiz, K-Ru резидентлары чыгыш ясады инде.




Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиология режимы дәвам иткән вакытта даими рәвештә трансляцияләнәчәк.


 
Фото: Рамил Гали

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар