Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Чаллыда керәшеннәрнең милли бәйрәме Питрау узды

Быел керәшеннәрнең Питрау бәйрәме Яр буе паркы мәйданында үтте.Кич буена  мәйданда керәшен җырлары яңгырап торды, төрле бәйгеләр, милли уеннар оештырылды.Бәйрәмне Татарстанның халык артисты, композито...

Быел керәшеннәрнең Питрау бәйрәме Яр буе паркы мәйданында үтте.
BfCd7KTEVZg
Кич буена  мәйданда керәшен җырлары яңгырап торды, төрле бәйгеләр, милли уеннар оештырылды.
Бәйрәмне Татарстанның халык артисты, композитор Виталий Агапов алып барды. Сәхнәдә җырчыларыдан Лена Бичарина, Галина Казанцева, Георгий Ибушев, Владимир Васильев, Вадим Захаров, Алинә Прокопьева, Гүзәл Хәкимуллина, Инзилә Сәлимова, Лилия Мортазина һәм башкалар чыгыш ясады. Концертта шулай ук “Бәрмәнчек”, “Келәем”, “Ак каз”, “Карендәшләр”, “Сандугач”, “Казан айбагары” һәм башка шәһәрләрдән фольклор ансамбльләре дә катнашты.
gr28IMe10KQ
 
ZrhYq5nqHDQ
 
 
Аркан тарту, каен себеркесе бәйләү, утын кисү, көянтә-чиләк белән су ташу һәм башка ярышлар үткәрелде.
 

Комментарийлар