Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Ленар Шәехнең юбилее — 40 яшь!

Бүген шагыйрь, балалар язучысы, журналист, галим Ленар ШӘЕХнең юбилее!Чын күңелдән күркәм бәйрәм белән котлыйбыз! Озын гомер, нык сәламәтлек, иҗат дәрте телибез!Гасырда фасыллар буталган...Гасырда фас...

Бүген шагыйрь, балалар язучысы, журналист, галим Ленар ШӘЕХнең юбилее!



Чын күңелдән күркәм бәйрәм белән котлыйбыз! Озын гомер, нык сәламәтлек, иҗат дәрте телибез!
Гасырда фасыллар буталган...
Гасырда фасыллар буталган,
Болганган ассорти диярсең.
Ак кышта гөрләвек акканда,
Эх, эшләр бик хөрти, диярсең.
Җәйләрдә яфраклар коелса,
Кар яуса, үз-үзен белешми...
Бу дөнья ни кылмас, ни булмас -
Күп сорау... Аптырау килешми.
Көзләргә күзлегеп, гөл туса,
Чәчәккә төренсә ахырда.
Уйлыйсың: алтынга әйләнә
Сандалда кургаш та, бакыр да...
Гасырда фасыллар буталган,
Беләмсең, без кая барганны?!
Хыяллар тормышка яралды -
Хак итеп ясадык ялганны.



Ленар ШӘЕХ


Фото: http://madanizhomga.ru/news/kykregemde-shigyir-utyim-saumyi/lenar-shekh-ielgn-bashny-ktrep-gorur-atlyy-bashlyym

Комментарийлар