Логотип «Мәйдан» журналы

Бу – минем таныш бөркетем!

Бу – минем таныш бөркетем!Күз алалмыйм аңардан...Кереп китә ул офыкка,Пәйда була яңадан.Бөтерелә, бөтереләБөркетем баш түбәмдә...Ул биектә, иркенлектә,Ә мин менә түбәндә... Очкан кебек уйнап кына...

Бу – минем таныш бөркетем!
Күз алалмыйм аңардан...
Кереп китә ул офыкка,
Пәйда була яңадан.
Бөтерелә, бөтерелә
Бөркетем баш түбәмдә...
Ул биектә, иркенлектә,
Ә мин менә түбәндә...
 
Очкан кебек уйнап кына,
Ах, ничек килештерә!
Ул мине дәшә күкләргә,
Ул мине ирештерә...
 
Кайчандыр бөркетләр кебек
Очкан чаклар бар иде,
Бөтен галәмне берьюлы
Кочкан чаклар бар иде...
 
Очкан чакларым бар иде...
Иде шул, иде генә...
Хәзер бөркетләр очканны
Күзәтәм инде менә...
 

Роберт МИҢНУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар