Логотип «Мәйдан» журналы

Бу күзләрне кайда күрдем соң мин?

Күзләреңдә – яшенле яңгырлар...Яшеннәргә кагыла-кагыла,Гомеркәең буе карашыңдаБала тургай канат кагына...Болыт баса,Күкләр актарыла!Тургай исән – керсез сафлык бар!Шатлыгы да тулы булмас иде,Яшәвендә...

Күзләреңдә – яшенле яңгырлар...
Яшеннәргә кагыла-кагыла,
Гомеркәең буе карашыңда
Бала тургай канат кагына...
Болыт баса,
Күкләр актарыла!
Тургай исән – керсез сафлык бар!
Шатлыгы да тулы булмас иде,
Яшәвендә олы хаклык бар!..
 
Әллә гасырларга җавап итеп
Тургай җанда күкрәү уята?
Каушар иде – юеш канатында
Мең шагыйрьгә җитәр моң ята...
 

Айдар ХӘЛИМ


Фото: https://pixabay.com







«Мәйдан» №1, 2022 ел






 

Комментарийлар